Чүпрәледә “Мишәр киленнәре” дип исемләнгән конкурс узды
Татарстанда Дәүләт телләре турындагы законның үтәлешен күздә тотып, ана телебезне үстерү һәм саклау максатыннан Чүпрәле районында оештырылган “Безнең талантларыбыз – халыкка!” фестивале кысаларында “Мишәр киленнәре” дип исемләнгән конкурс узды.
Конкурс район мәдәният йорты сәхнәсендә барды һәм төрки халыкларда билгеләп үтелә торган Нәүрүз бәйрәме көннәрендә үтте. “Мишәр киленнәре” район электр челтәрләре, “Туган як” редакциясе, дәүләт ветеринария берләшмәсе, үзәкләштерелгән бухгалтерия хезмәт коллективларыннан сайлап алынган иде. Ләйсән Бадыкова, Альбина Шаһдалиева, Гөлия Фәизова, Зөлфия Ганиева, Эльвира Дамаева, Лилия Җәббарова зал тулы тамашачыга үзләренең никадәрле уңган-булганлыкларын, тапкырлыгын күрсәтеп, төрле биремнәргә җавап бирде.
Биремнәр арасында алда атап үтелгән оешмалар хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән концерт номерлары: җырлар, биюләр, нәфис сүз яңгырады. Шуңа да конкурс-тамаша бер сулышта үтте. Жюри исә, соңыннан, конкурсантларның эшен бәяләп аларга төрле номинацияләрдә җиңүче исемнәрен һәм лауреат дипломы тапшырды.
Конкурс-тамашадан күбрәк рәсемнәрне газетаның электрон версиясе “Родной край”, “Туган як”та (chuprale-online.ru адресы буенча) карап була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев