Чүпрәледә кышкы саклауга куйган техника тикшерелде
Авыл хуҗалыгына караган ширкәтләр кыр эшләреннән бушаган техниканы әллә кайчан инде кышкы саклауга куйды. Шушы көннәрдә генә әлеге эшнең никадәрле сыйфатлы булуын тикшерү максатыннан районда комиссия эшләде.
Комиссия составына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, Агроуниверситетның машиналар һәм җайланмалар кафедрасы мөдире Дамир Хәлиуллин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, хуҗалыклар һәм агрофирма җитәкчеләре һәм белгечләре, «Гостехнадзор»ның баш дәүләт инспекторы Илдар Шәйхаттаров һәм башкалар кергән иде.
Тикшерү эше “Эталон-Агро” җәмгыятеннән башлады. Аннары “Цильна” җәмгыятендә, Дементьев исемендәге агрофирманың Уби кустында, Городище филиалында, “А.А.Низамов” крестьян-фермер хуҗалыгында дәвам итте.
Дементьев исемендәге агрофирма, КФХнда, “Цильна” җәмгыятендә механизаторлар тарафыннан техниканы пычрактан һәм үсемлек калдыкларыннан чистарту, тәгәрмәчләрне кояш нурлары йогынтысыннан һәм атмосфера явым-төшемнәреннән саклау буенча зур эш башкарылган. Комиссия техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү программаларының эшләнгән, ремонт бригадалары булдырылган булу, машина-трактор паркы территориясен төзекләндерү, ремонт-хезмәт күрсәтү базасының кышкы эшләргә әзерлеге дә бәяләде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, күпчелек хуҗалыклар техниканы кышкы саклауга куюны кыска вакыт эчендә башкарды. Бүгенге көндә кайбер хуҗалыкларда тырмаларны, чәчкечләрне һәм культиваторларны ремонтлау эшләре бара.
Комиссия районда техниканы һәм комбайннарны кышкы саклауга кую һәм ремонтлауны оештыру эшен югары бәяләде.
Ришат Хәбипов “Дуслык” сугым цехын, “Дуван бакчалары” ширкәтен һәм “Исток” сөт эшкәртү цехын да карады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев