Чүпрәледә иҗтимагый тыңлаулар уза
Чүпрәледә иҗтимагый тыңлаулар 25 мартка 10.00 сәгатькә билгеләнгән.
Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсе республика территориясендә аучылык байлыкларының 2020-2021 елларга лимитын раслау турында документны әзерләү буенча эш башланганлыгы турында хәбәр итә. Шуның белән бәйле рәвештә, республика районнарында иҗтимагый тыңлаулар уздыру планлаштырыла.
Сораулар яки тәкъдимнәр булган очракта, Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсенә 24 мартка кадәр 420021, Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт адресы яки ojm@tatar.ru электрон адрес буенча хәбәр итәргә мөмкин.
Бу мәсьәлә буенча, Чүпрәледә иҗтимагый тыңлаулар 25 мартка 10.00 сәгатькә билгеләнгән. Чара Иске Чүпрәле авылы, Үзәк урам, 15 йорт адресы буенча узачак.
Барлык мәгълүматлар белән идарә сайтында http://ojm.tatarstan.ru. сылтамасы белән кереп карарга була
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев