Чүпрәледә Җиңүнең 75 еллыгына багышланган тантаналар булып узды
Чүпрәле районында Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган төп тантана Мәңгелек утка чәчәкләр салудан һәм яу кырында ятып калган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алудан башланды.
Район Башлыгы Марат Гафаров билгеләп үткәнчә, коронавирус аркасында чикләнгән чараларга карамастан, Җиңү көне Чүпрәле районы халкы өчен һәрвакыт иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе булачак.
Бөек Ватан сугышына безнең районнан фронтка 14 меңнән артык кеше чакырылган. Аларның яртысыннан артыгы өйләренә кайтмады.
Бүген районда Бөек Ватан сугышында катнашкан 5 кеше яши. Бу көнне алар өчен ишегалларында тере концерт номерлары белән чыгыш ясау оештырылды.
Мемориалларга веноклар салу авыл җирлекләрендә дә оештырылды, анда авыл җирлекләре башлыклары, ветераннар советы рәисләре, шулай ук волонтерлар катнашты.
Тантаналар вакытында санитар-эпидемиологик кагыйдәләрнең барлык чаралары да үтәлде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев