Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә эшмәкәрләр өчен мәгълүмати семинар-киңәшмә узды

Темасы: “Салым салу  һәм үзгәртелгән керемгә бердәм салым бетерелү шартларында кече бизнесның эшен оештыру”.

Салым системасы

2021 елның 1 январеннан Россия Федерациясендә исәпкә алынган керемгә бердәм салым (ЕНВД) бетереләчәк. Бу әлеге төр салымны кулланган салым түләүчеләргә кагыла. Шул уңайдан район мәдәният йортында “Салым салу  һәм үзгәртелгән керемгә бердәм салым бетерелү шартларында кече бизнесның эшен оештыру” темасы буенча мәгълүмати семинар-киңәшмә узды.

Семинар-киңәшмәдә

Чара “Кече һәм урта предприятие финанслары белән идарә итү” кече эшкуарлык субъектларының финанс белемен күтәрү буенча республика проектын гамәлгә ашыру кысаларында һәм ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы инициативасы белән үткәрелде.

ЕНВД салым түләүчеләре салым салуның түбәндәге режимнарына күчәргә мөмкин: салым салуның гомум системасы; салым салуның гадиләштерелгән системасы; салым салуның патент системасы. Семинар-киңәшмә барышында шуларның  өстенлекләре һәм кимчелекләре турында җентекләп сөйләнелде. Махсус салым режимнарына күчү өчен нинди документлар бирергә кирәклеге аңлатылды. Товарларны маркировкалау мәсьәләләре дә каралды “Россельхозбанк” вәкиле бизнес өчен кредит һәм физик затлар өчен авыл ипотекасы турында сөйләде.

“Авыл ипотекасы”

Россиядә 2020 елдан авыл ипотекасы бирелә башлады. Ул “Россия Федерациясе территориясендә авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу” дәүләт программасы буенча тормышка ашырыла.  Аның ярдәмендә, гражданнарга авыл җирлегендә йорт төзи яки сатып ала ала.

Авыл ипотекасы буенча процент ставкасы шәхси иминиятләү булганда - 2,7%, шәхси иминият булмаганда 3% тәшкил итә. Әлеге кредитлар төзелеш өчен дә, авыл җирлегендә торак төзү һәм сатып алу өчен дә, барлыгы 25 ел вакытка һәм 3 миллион сумга кадәр бирелә. Программада катнашу өчен, кимендә, сумманың 10 процентын беренче кертем итеп түләргә кирәк, дип аңлаттылар семинар-киңәшмәдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев