Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә бюджет дефицитсыз кабул ителде

Район Советында

Район башлыгы Марат Гафаров рәислегендә Чүпрәле муниципаль районы Советының унөченче утырышы узды.

Утырыш каравына безнең район өчен актуаль булган мәсьәләләр кертелде. Алар: «Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында» карар проекты турында»,  «Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының 2022 елга һәм 2023 һәм 2024 елларның планлы чорына бюджеты турында» карар проекты турында»,  «Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Түбән Чәке авыл җирлегенең генераль планын раслау турында» иде.

Беренче мәсьәлә буенча район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин доклады тыңланды. Утырыш каравына кертелгән икенче мәсьәлә киңрәк һәм җентекләп өйрәнүне таләп итте. Депутатлар каравына 2022 елга, 2023 һәм 2024 еллар план чорына район бюджеты беренче укылышта тәкъдим ителде. Бюджетны карауга күчкәнче алар районның якындагы елларга социаль-икътисади үсеше фаразларын да карап, тикшерделәр. Нәкъ шуның нигезендә төп финанс документы эшләнгән дә инде. Социаль-икътисади үсеше фаразлары буенча  доклад белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ильмир Измайлов чыгыш ясады. Бу мәсьәлә буенча, шулай ук, Чүпрәле муниципаль районының финанс-бюджет палатасы рәисе Илдар Рәкыйпов һәм район Советының бюджет-финанс мәсьәләләре, җирле салымнар һәм җыемнар буенча даими комиссиясе рәисе Рәмис Низаметдинов докладлары да тыңланды. Барлык докладлар буенча фикер алышулардан соң депутатлар 2022 елга район бюджетының төп характеристикасын раслау турында карар кабул итте. Алар фаразланган керем күләмен 761992,42 мең сум, чыгымнар өлешендә-761992,42 мең сум итеп раслады. 2022 елга район бюджеты дефицитсыз кабул ителде.

Утырышның көн тәртибенә куелган өченче мәсьәлә дә район өчен бик мөһим. Ул җирлекләрнең генераль планын булдыруга кагыла. Моңа шәрехләмә биреп Марат Гафаров әлеге процедураның күп вакыт таләп итүен һәм бик четерекле эш булуын әйтеп үтте. Әмма, җирлекләрнең генераль планы булмый торып, беркем дә бернинди төзелешкә дә 2023 ел кергәч рөхсәт язуы ала алмаячак. Бу планны булдыруга авыл җирлекләре бюджетында акча каралмаса да, иң беренчеләрдән булып Түбән Чәке авыл җирлеге шундый планны ясатып, аны утырыш каравына керткән. Әлеге мәсьәлә буенча Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илһам Бикчуров чыгыш ясады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев