Чүпрәледә Бизнәлеләр һәйкәл ачтылар
Бүген Марс авылы җирлеге составына керүче Каракитә һәм Татар Бизнәсе авылларында яшәүчеләр Чүпрәле районы җитәкчелеге белән очрашты.
Чара халыкның актив катнашында узды, сораулар һәм тәкъдимнәр дә күп булды. Гадәттәгечә авыл халкын су, юл, урамнарны яктырту, чүп – чар чыгару, пай җирләре өчен түләү кебек проблемалар борчый. Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсе начальнигы Тәлгать Халитов һәм әлеге җирлек башлыгы Рафик Җәмалетдинов бер сорауны да җавапсыз калдырмадылар. Алай гына да түгел, нинди эшнең кайсы срокларда үтәләчәгенә кадәр төгәл җавап бирделәр.
Татар Бизнәсе авылында чара башланыр алдыннан Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары истәлегенә куелган һәйкәлне ачу да тантаналы төстә үтте. Әлеге авылдан яу кырына 285 кеше киткән, 200 дән артыгына кире әйләнеп кайту насыйп булмый. “Без яшәгәндә каһарман авылдашларыбыз онытылырга тиеш түгел. Аларның батырлыгы буыннан – буынга күчеп балаларыбызны,оныкларыбызны патриотик рухта тәрбияләүдә үрнәк булсын иде. Һәйкәлне эшләүдә зур ярдәм күрсәтүчеләргә ихлас рәхмәт сүзебез”,- диде шушы авылда туып үскән, медицина өлкәсендә югары дәрәҗәләргә ирешкән, берничә чакырылыш республика Югары Советы, аннан соң Дәүләт Советына депутат булып сайланган һәм хәзерге вакытта да Казан шәһәре Советы депутаты Рөстәм Бакиров.
Әйтергә кирәк, авыл халкы һәм җирлек башлыгы Рафик Җәмалетдинов әлеге һәйкәлне төзү һәм урынын сайлап урнаштыру турында карар кабул иткәч, Рөстәм Сәйфуллович та җиң сызганып эшкә алына. Аны ачу тантанасына да ул бер төркем артистлар алып кайта. Аларның чыгышы тантанага тагын бер кат җанлылык өстәде. Халык рәхәтләнеп ял итте, концерт карады. Бу көн бизнәлеләр өчен онытылмаслык тарихи бер вакыйга булып истә калыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев