Реклама
Көн вакыйгасы
Чүпрәледә битлек режимын тикшерү буенча рейдлар үтә
Татарстанда тәүлек саен 38 - 40 кешенең СОVID-19 вирусы йоктырган булуы ачыклана.
Бүгенге көнгә кадәр Татарстанда 22474 COVID-19 очрагы теркәлгән. Бөтен чорда 20216 кеше савыкты.
Шуңа бәйле рәвештә район Башкарма комитеты һәм вәкаләтле органнарның территориаль бүлекчәләре хезмәткәрләре составында коронавируска каршы санитария кагыйдәләре үтәлешен тикшерү максатында район оешмаларына һәм учреждениеләренә, хезмәт коллективларына рейдлар уздырыла. Чираттагы контроль чаралар рейды барышында район оешмаларында билгеләнгән кагыйдәләрнең үтәлеше, хезмәт коллективларында битлекләр кию-кимәү, оешмаларда һәм учреждениеләрдә антисептик чараларның булу-булмавы тикшерелде.
Исегезгә төшерәбез, сулыш алу юлларын саклау өчен битлекләр (маска) кию һәм кулларны эшкәртү өчен антисептик чаралар куллану республика Министрлар Кабинеты карары белән кертелде.
«Коронавирус бездән беркая да китмәде, ул безнең янәшәдә йөри. Шуңа да җәмәгать урыннарында, хезмәт коллективларында маска кияргә кирәк», дип киңәш итә белгечләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев