Чүпрәледә бергә озак еллар гомер кичерүче, үрнәк гаиләләрне хөрмәтләделәр
Чара Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кысаларында узды.
Бәхетле гаиләнең нигезе-сабырлык
Шундый гаиләләрнең берсе Иске Чүпрәле авылыннан–Рәхматуллиннар. 53 ел дәвамында уртак сукмактан атлап, алар бер-берсенә булган мәхәббәт һәм хөрмәтне, гаилә бәхетен саклап яшиләр.
Гаилә башлыгы Рифкать Летфулла улы Совет Армиясе сафларында хезмәт иткәннән соң, 1967 елда Иске Чүпрәледәге Буа эксплуатацион техник элемтә узелына эшкә килә. Соңрак аны ЛТУ-8 җитәкчесе итеп билгелиләр. Аннан соң ул элемтә узелында баш инженер буларак эшен дәвам итә. Бу өлкәдә ул лаеклы ялга чыкканчы эшли. Рифкать Летфулла улы-хезмәт ветераны. Күп кенә бүләкләргә ия: Бөек Ватан сугышында Җиңүнең юбилейлы медале, «СССРның мактаулы радисты», «СССР элемтә министрлыгының социалистик ярыш отличнигы», “Таттелеком” җәмгыятенең атказанган хезмәткәре» күкрәк билгеләре, Татарстан Республикасы элемтә министрлыгының Мактау Грамотасы.
Венера ханым Хәсәнҗан кызы да элемтә узелында озак еллар телеграфистка һәм телефонинистка булып эшли, биредәге хезмәт стажы аның 40 елга якын. Лаеклы ялга да шуннан чыга, ТР Элемтә министрлыгының Матау Грамоталары белән бүләкләнә.
Рәхматуллиннар гаиләсе ике бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә алар: кызлары Эльмира ханым һәм уллары районда хезмәт итәләр, нәсел дәвамчылары булып, оныклар үсеп килә.
Венера апа һәм Рифкать абый бәхетле гаиләнең нигезе –сабыр итә белүдә, диләр. “Сабырлык булса, тормыш үзеннән-үзе бара, тынычлык та, бәхет тә, саулык та була. Без икебез дә бер урында (ул чакта өчәр смена иде) эшләдек, балалар үстердек, үзем дә , бабаем да сабыр гына гомер иттек, Ходайга шөкер”, ди Венера апа.
60 еллык гаилә тарихы
Ранцевлар гаиләсенең исә бергә 50 ел гомер итүләре бәйрәм көннәренә туры килә.
Геннадий Николаевич хезмәт юлын «Борындык элеваторында» слесарь булып эшләүдән башлый. Казанда техник училищеда белем ала, хәрби хезмәттә була. Аннан янә «Борындык элеваторында» янгын сүндерү машинасында шофер булып эшли һәм шуннан лаеклы ялга чыга.
Тормыш иптәше Вера Тихоновна «Борындык элеваторында» лаборант, Казанның «Электроприбор» заводында электромонтажник, авылда мәдәният йорты директоры, Яңа Борындык авыл советы секретаре һәм икмәк пешерү цехы мөдире булып хезмәт куя.
Бүгенге көндә алар икесе дә лаеклы ялда булуга карамастан, шәхси эшмәкәрлектә эшчәнлекләрен дәвам итәләр. Авыл халкын көндәлек кирәк-ярак товарлар белән тәэмин итеп торалар. Вера Тихоновна «Район тормышында актив катнашкан өчен» медале иясе.
–Без 50 ел гомерне бер-беребезне аңлап, бәхетле кичтек. Бүгенгесе белән дә шатбыз: өч бала үстердек, алмашка оныклар үсә, барсы да мең шөкер,-ди гаилә башлыгы.
Ранцевлар үзләренең танышу тарихын, мәктәп тормышыннан ук икәнлеген бәян иттеләр. “Без 10 ел бергә укыдык, хәтта бер парта артында утырдык”, ди Вера Тихоновна. “Ул мине армиягә озатты, аннан көтеп алды, шулай итеп безнең 50 еллык кына түгел, ә 60 елдан артык гаилә тарихыбыз бар”,-дип сүзгә кушылды Геннадий Николаевич та.
Дәвам итеп
Бәйрәм белән котлап, Башкарма комитет җитәкчесе Данис Сатдинов Чүпрәле районының олы хөрмәткә лаек үрнәк гаиләләр белән дан тотуын билгеләп үтте. Рәхматуллиннар һәм Ранцевларны котлап, аларга сәламәтлек, тигез гомертеләде.
Бәйрәм кысаларында Рәхмәтуллиннарга «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале, Ранцевларларга Рәхмәт хаты, бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев