Чүпрәледә Бөек Ватан сугышы ветераны белән хушлаштылар
Югары Каракитә авылында туып-үскән һәм гомере буе шушы авылда яшәгән Бөек Ватан сугышы ветераны Аделҗан Нуртдин улы Мифтаховның йөрәге 3 апрельдә тибүдән туктады.
А.Н.Мифтахов 1924 елның 16нчы декабрендә Югары Каракитә авылында туа. 1942 елда Армия хезмәтенә алына. Курсларда укый. Смоленск фронтында пулемётчы буларак сугышка керә. Немецлар белән булган сугышчан бәрелешләрнең берсендә каты яралана. Снаряд кыйпылчыклары тәненә, корсагына эләгә. Госпитальдә дәваланганнан соң, II төркем инвалиды булып, туган якларга кире әйләнеп кайта.
Тыныч тормышта авылда мәдәният йорты директоры, “Йолдыз” колхозында хуҗалык мөдире вазифаларын башкара. 1950 елда Иске Чүпрәле кызы Әлфия белән тормыш корып, алты балага гомер бирәләр.
Утны-суны кичкән Бөек Ватан сугышы ветераны Аделҗан Нуртдин улына булган хөрмәт күңелләрдә мәңге сакланыр.
М.Р.ГАФАРОВ. Д.А.САТДИНОВ. Р.Ф.ЗАКИРОВ. Р.М.ҖАМАЛТДИНОВ, Р.Л.СИРАЧЕВ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев