Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә балалар креслосыннан башка балаларын йөртүче 13 тәртип бозучы ачыкланган

“Тоннель” профилактик чарасы үтте

Районда ЮХИДИ автоинспекторлары тарафыннан “Бала креслосы” дигән кодлы исем астында “Тоннель” профилактик чарасы үтте. ЮХИДИ бүлеге инспекторлары Иске Чүпрәле авылының Газовая һәм Төзүчеләр урамнары киселешендә кизү тордылар.

–Балалар креслосыннан башка балаларын йөртүче шоферлар инспекторларның аерым контролендә булды. Кечкенә пассажирлар өчен юлда төп һәм иң нәтиҗәле саклану чарасы булып балалар өчен тотып тору җайланмасы тора. “Тоннель” операциясе барышында 13 тәртип бозучы ачыкланды, аларга карата беркетмәләр төзелде, закон бозганнары өчен аларга штраф түләргә туры киләчәк, - ди эчке эшләр министрлыгының  Чүпрәле районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы, полиция майоры Анатолий Михайлов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев