Реклама
Көн вакыйгасы
Чүпрәледә 80 яшь һәм аннан да өлкәнрәк 1118 кеше яши
1 октябрь – Өлкәннәр көне.
Районда 80 яшьтән узган – 916 кеше, 90 яшьтән узган – 200 кеше, 100 яшьтән узган ике кеше яши
1 октябрь – Өлкәннәр көне. Картлык ул – кеше гомеренең алтын чоры, шуңа бәйрәм дә нәкъ менә шундый ел фасылында билгеләнә.
1990 елның 14 декабрендә 1 октябрь “Өлкәннәр көне” итеп игълан ителә. Иң беренче бу бәйрәмне Европада, аннан Америкада, ә инде 80нче елның ахырында бөтен дөньяда бәйрәм итә башлыйлар. Шушы дата уңаеннан безнең районда да ел саен төрле хәйрия, ярдәм һәм күңел ачу чаралары уза. Быел исә өлкәннәребезнең сәламәтлеге турында кайгыртып коронавирус инфекциясе таралмасын өчен чәй табыннары оештырмаска, аларны бер җиргә күпләп туплануына юл куймаска карар кылынды. Ә шулай да һәр елдагыча өлкәннәргә үзләре эшләп чыккан оешма-предприятие җитәкчелеге бүләкләр әзерләп, аны өйләренә илтеп бирәчәк, Борындык элеваторы һәр өлкәнебез өчен онын да әзерли, ул шулай ук таратылачак. Өлкәннәребез көтеп ала торган ярминкә исә быел 2 октябрьдә булачак. Иртән сәгать алтыда ук базар территориясендә хезмәт күрсәтә башлаячаклар. Олылар алган товарларны өйләренә кайтарып бирү өчен волонтерлар да, транспорт та билгеләнде.
Бәйрәм белән, кадерлеләребез! Нәкъ җырдагыча, йөрәгегез картаюны белмәсен, озак яшәгез, сәламәт булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев