Чүпрәледә 48 студент техникум дипломы алды
Район башкарма комитетының утырышлар залында агымдагы елда “Чүпрәле тармак технологияләре” техникумын тәмамлаучыларга тантаналы рәвештә дипломнар тапшырылды.
48 студент техникум дипломы алды
Быел аграр җитештерү һәм халык хуҗалыгы өчен 48 студент "Автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт", "Җәмәгать туклануы продукциясе технологиясе" һәм "Автомеханик"белгечлекләре буенча дипломнарга ия булды. 103 төркем чыгарылыш студенты Мария Молгачева район башлыгы кулыннан кызыл диплом алды. Иҗтимагый эшчәнлектә һәм спортта аеруча югары нәтиҗәләргә ирешкән студентлар Грамоталар белән дә бүләкләнделәр.
Чыгарылыш сыйныф укучыларын әлеге бәйрәм белән котларга укучыларның ата-аналары, туганнары, оешма һәм предприятие җитәкчеләре дә килгән иде. Шулай ук дипломнарны тапшыру тантанасында Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров, Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты, милләтләр эшләре буенча комитет рәисе Илдар Гыйльметдинов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Тәлгать Халитов, «Ак Барс - Чүпрәле» агрофирмасы җитәкчесе Владимир Николаев, шәхси эшмәкәрләр Фәрит Сәлахетдинов һәм Нияз Дамаев, Казан кооператив институты вәкиле Гөлия Закирова килгән иде. Марат Ринат улы һәм Илдар Ирек улы чыгарылыш төркем студентларын ихлас котладылар, аларга уңышлар һәм үз көчләренә ышаныч, кызыклы һәм бай тормыш, теләкләренең тормышка ашуын теләделәр, укуда һәм техникумның җәмәгать тормышында актив катнашулары өчен Мактау грамоталары тапшырдылар.
Техникум директоры Рамил Әхмәтов студентларны укуны уңышлы тәмамлаулары белән котлады, аларның әти-әниләренә рәхмәт белдерде. Тантанада катнашучыларның барысы да яшь белгечләргә бәхет, иминлек, һөнәри эшләрендә уңышлар теләде. Ата-аналар исеменнән чыгыш ясап Алсу Җәмалетдинова: "Техникумның барлык укытучыларына зур рәхмәт әйтәсе килә. Нәкъ менә сез балаларыбызга икенче әти-әни булдыгыз, алар өчен кайгыртучанлык күрдегез. Сезнең ярдәм белән безнең улларыбыз һәм кызларыбыз чын белгеч булып җитештеләр», - диде.
Чыгарылыш студентлары җавап сүзендә директорга, укытучыларга, мастерларга, кураторларга үзләре дә рәхмәт белдерделәр, ә алтын медаль иясе Мария Молгачева җыр бүләк итте.
Шуны да әйтү кирәк, уку йорты һөнәри училище буларак оешканнан соң, зур һәм данлы үсеш юлы үтте. Монда ун меңгә якын белгеч әзерләнгән. Уку йорты директоры Рамил Әхмәтов сүзләренчә, бүген техникум замана таләпләренә яраклашып, киләчәк турында кайгыртып яши. Техникум укытучылары һәм мастерлары уку процессының сыйфатын күтәрү өчен мөмкин булганның барысын да эшли, теорияне практика белән ныгыту максатыннан сыйныф бүлмәләре жиһазландырыла, яңа техника алына.
Яшь белгечләр яңа тормышка юллама алды. Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев