Реклама
Көн вакыйгасы
Чүпрәледә 2021 елның беренче баласы туды
Бүген Чүпрәле районында 2021 елның беренче баласы-малай туды.
Бала Чүпрәле районы үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә 14.00 сәгатьтә дөньяга килде.
Табибә Светлана Тяхина әйтүенчә, малай 3420 грамм авырлыкта, ә буе -54 см.
Баланың әнисе-Елена Владимировна һәм әтисе Влад Валерьевич Чиржа Кече Аксу авылында яшиләр.
Чиржалар гаиләсендә бу дүртенче бала. Иң олылары: кыз-Виктория, аңа 11 яшь, икенче уллары Илья, аңа 5 яшь, өченче бала, ул да кыз: -Кристина, аңа 3 яшь.
Яңа туган дүртенче сабыйга әлегә исемне сайлыйлар.
Котлыйбыз, сәламәтлек һәм бәхет телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев