Чүпрәледә 1 апрельдән 31 майга кадәр санитар икеайлык игълан ителде
Республика күләмендә, шул исәптән Чүпрәле муниципаль районында да 1 апрельдән 31 майга кадәр авыл җирлекләре территорияләрен экология һәм санитар- эпидемиология таләпләренә җавап бирерлек итеп чистарту буенча икеайлык игълан ителде.
Шушы максаттан район башкарма комитеты 1 апрельдән 31 майга кадәр санитар – экологик икеайлык үткәрү турында махсус карар кабул итте һәм башкарылырга тиешле эшләрне координацияләү, торак пунктларда һәм район үзәгендә санитар чисталык буенча икеайлыкны уздыру өчен район башкарма комитеты каршында оператив штаб төзелде. Инде элек еллардагы традиция кебек үк чара барышында чистарту һәм төзекләндерү өмәләре дә ешрак оештырылачак, шулай ук район күләмендә өмәләр үткәрү дә планга кертелде. Бу чор дәвамында парк-аллеяларны, балалар мәйданчыкларын, базар урыннарын, урамнарны һәм 25 апрельдән 16 майга кадәр оешмалар территорияләрен яшелләндерү максатында агач-куаклар утырту, корыганнарын кисү планлаштырыла. Бу эшкә урыннардагы җирлек башлыклары авыл халкын һәм мәктәп укучыларын җәлеп итәргә тиеш. Җаваплылыгы чикләнгән “Торак” җәмгыятенә күп фатирлы йортлар урнашкан территорияләрне тәртипкә китерү буенча планлы эш башкару йөкләнә. “Торак – коммуналь хуҗалыгы предприятиесе” идарәчел компаниянең генераль директоры С. Богатовка һәм җаваплылыгы чикләнгән “Фламинго” җәмгыяте директоры А. Низамовка каты көнкүреш калдыкларын ташлау контейнерларын һәм аларның мәйданчыкларын тәртипкә китерү, яңа контейнерлар булдыру һәм чүп полигонын санитар – экологик нормаларга һәм кагыйдәләргә туры китереп файдалану буенча эш алып барырга кушылды. Авыл җирлекләре территорияләрендә төзекләндерү һәм санитар – экология буенча муниципаль кагыйдәләрне катгый бозучыларга карата, гамәлдәге закон нигезендә административ җаваплылык чаралары күрү Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзорның Апас, Буа,Тәтеш һәм Чүпрәле районнарындагы территориаль бүлеге начальнигы А. Хәсәновка һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге начальнигы Р. Мөхәммәтҗановка тәкъдим ителде. Үләтлекләрнең торышына һәм терлекчелек комплексы калдыкларын утильләштерүгә контрольне көчәйтү районның баш ветеринария табибы А. Иматдиновка йөкләтелде. “Татавтодор” акционерлык җәмгыятенә караган Буа филиалының “Чүпрәле” юл төзү – төзекләндерү участогы начальнигы А. Сәнәтуллин юл кырыйларында һәм тукталышларда тәртип һәм чисталык булдыруны контрольгә алырга тиеш. Район башкарма комитетының төзелеш һәм торак – коммуналь хуҗалыгы бүлеге район территориясендә рөхсәт ителмәгән урыннарда чүп ташлауга юл куймас өчен “Татарстан Республикасының экологик картасы” дип аталган геоинформация системасы буенча мониторинг үткәрәчәк һәм икеайлык барышында башкарылган эшләр турында һәр атнаның чәршәмбесендә Татарстан Республикасының Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына мәгълүмат бирәчәк. Шуны да искәртик, икеайлык барышында комиссия торак пунктларга чисталык рейдларына ешрак чыгачак
Фото архивтан алынды. 2019 ел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев