Чүпрәле янгын күзәтчелеге бүлеге үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерә
Янгын килеп чыккан очракта 101, 112 номерлары аша хәбәр итегез
Янгын күзәтчелеге бүлеге әти - әниләргә һәм балаларга өйдә һәм табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерә. Бу турыда Буа һәм Чүпрәле районара күзәтчелек бүлегенең өлкән инспекторы Инсаф Шакиров сөйли.
–Җәен балаларның буш вакытлары күп була. Алар тирә-юньгә нинди зыян килгәнен дә уйламыйча, шырпы, зажигалкалар белэн уйнарга мөмкиннәр. Балаларның болай шаяруы бик зур бәла - казалар китереп чыгаруы ихтимал. Бу хәлләрне булдырмас өчен даими рәвештә алар белән сөйләшүләр алып барырга кирәк. Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта үз-үзенне тоту кагыйдәләрен искәртеп тору мәслихәт. Үзегездә куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәгез һәм балаларга да үрнәк күрсәтегез. Йортыгызда беренче караштан күзгә ташлана торган урында барлык гадәттән тыш хәллэр хезмәтләренең телефон номерларын элеп куярга киңәш итәбез. Чөнки күп балалар әлегәчә коткару хезмәтенең яңа номеры 101 икәнен белмиләр. Балагыз үзенең яшәгән адресын белергә һәм нинди булса хәвеф-хәтәр килеп чыккан очракта гадәттән тыш хәлләр бүлегенә шалтыратып үзенең кайда, нинди адрес буенча яшәвен, нинди хәл булганлыгын аңлата белсен. Булдыра алганчы ешрак ут белән шаяруның куркыныч икәнен искәртеп торыгыз. Көнкүреш электр җиһазларын дөрес итеп куллану кагыйдәләрен өйрәтегез. Үз йортларыгызда да, ишегалды корылмаларында да электр чыбыкларын вакытында алыштырыгыз. Бу эшне профессионалларга тапшырыгыз. Чөнки янгыннар килеп чыгуның төп сәбәпләренең берсе булып төзек булмаган электр үткәргеч тора. Баланы йортта үзен генә калдырырга туры килгән очракта газ һәм электр приборларын сүндерергә онытмагыз, зажигалка һәм шырпыларны ераккарак яшерегез!
Янгын килеп чыккан очракта 101, 112 номерлары аша хәбәр итегез. Балалар җәйге ялларын хәвеф-хәтәрсез, истә калырлык күнелле мизгелләрдә үткәрүен теләп калабыз. Балалар – безнең киләчәгебез икәнен онытмыйк, -ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев