Чүпрәле урманнары бүген ни хәлдә?
Һәм башка шундый газета укучылардан кергән сорауларга Буа урман хуҗалыгының Чүпрәле участогы лесничие Сәгыйть МӘХМҮТОВ җавап бирде.
–Сәгыйть Зиннурович, нәни генә орлыклардан – үсентеләр, алардан урман була – моны могҗиза дими ни диярсең?! Урманнарның барлыкка килү тарихына да тукталыйк әле...
–Урман хуҗалыгы эшләре Петр I патшалык иткән чорда дәүләт дәрәҗәсенә күтәрелә. 1718 елда Петр I Адмиралтия приказы каршында Урман конторасы ача һәм «Казан һәм Нижегородск губерналарында имән урманнарын саклау һәм карау» дигән указы нигезендә, Казан адмиралтействосы оештырыла.
2018 елда Россиянең урман департаменты оештырылуга 220 ел тулды. Шушы ике гасырдан артык вакыт эчендә урман хуҗалыгы белән җитәкчелек итүче органнарның исемнәре күп тапкыр үзгәрсә дә, урманчыларның төп бурычлары булып урманнарны саклау, яңаларын утырту, бердәм урманчылык сәясәте алып бару тора. Бу бүген дә актуаль мәсьәләләрнең берсе булып кала.
–Бездә урманнардан файдаланалар, утынга да, төзелеш материаллары буларак та агачларны кисеп саталар, ә менә киселгән агачлар урынына яңалары утыртыламы? Элегрәк урманнарга керсәң чыга алмый идең, бу бүген дә шулаймы? (Гөлия, Иске Чокалы авылы).
–Әйе, һәр ел саен план буенча урман посадкалары утырту каралган. Һәр ел план нигезендә 10ар гектар мәйданга төрле агач үсентеләре утыртабыз. Агымдагы елда да 3 гектар мәйданга нарат, чыршы, карагай кебек агач үсентеләре утыртылды. Утырттың да эше бетте түгел бит әле ул. Утыртылган һәр үсентене дә карап үстерергә, утыртып киткәннән соң да әле алар көч алып үсеп киткәнчегә кадәр үсентеләр янына һәрдаим барып карап, тикшереп йөрергә кирәк.
–Белүемчә, илебездә урманнар шактый территорияне алып тора. Сез җитәкчелек иткән Буа урман хуҗалыгының Чүпрәле участогы күпме мәйданны били? Һәм урман хуҗалыгы хезмәткәренең, ягъни сезнең бурычыгыз нидән гыйбарәт? (Р.М.)
–Җир шарындагы урман запасларының 22 проценты Россиядә. Илебездә 722 миллион гектар урман, аларда 75 миллиард кубометр агач запасы бар. Россия урманнарының 42,7 проценты техник яктан җитлеккән урманга керә.
Безнең урман хуҗалыгы бер яктан Шатрашан авыллары тирәсеннән тотынып, Матак, Шланга авыллары яныннан Чувашия Республикасы урманнарына барып тоташа һәм 3054 гектар мәйданны били.
Максатыбыз – яшел бишегебезне саклау, аны тагын да үстереп, киләчәк буыннарга бай мирас калдыру. Урман – безнең яшел байлыгыбыз, чиста һава, чиста су, җиләк һәм гөмбә, дару үләннәре. Кайчакта халыкның битарафлыгы, табигатькә булган мыскыллау, әйләнә-тирәне мәсхәрәләү күренеше күңелне бик әрнетә. Аңа кергәнче уйлыйк: сез анда дус яки дошман булып керәсезме? Иң яхшысы – дус булып керү. Үз җиребезне яратучы, акыллы кешеләр булыйк! Урманнар шауласын өчен аларны бала караган кебек кадерләп үстерергә кирәклеген дә истән чыгармыйк.
–Урманчы булып эшләү өчен кая да булса укырга кирәкме? Сез нинди дә булса уку йортын тәмамладыгызмы? (Илдар, Иске Чүпрәле авылы).
–Әлбәттә, урманчылык хуҗалыгында эшләү өчен махсус белем булу да кирәк. Мин үзем Йошкар-Ола филиалы булган Мар-Посад урман хуҗалыгы техникумында укып, белем алдым. Андый техникумнар безнең Татарстанда да бар.
–Сез урманчылык өлкәсендә ничә ел эшлисез? (Р.М.)
–Укуымны тәмамлаганнан соң 1965 елда Чүпрәле урман хуҗалыгына гади урманчы булып кайттым. Еллар дәверендә тәҗрибә тупладым. Аннан соң миңа урман хуҗалыгы мастеры вазифасын тәкъдим иттеләр. Бүгенге көндә Буа урман хуҗалыгының Чүпрәле участогы лесничие вазифасын башкарам. Ярдәмчем Анатолий Иванов белән бер-беребезне аңлап эшлибез. Урманда йөрү минем өчен яшәү рәвеше дип әйтсәм дә ялгыш булмас. Эш сәгатьләрендә мин үз алдыма куелган бурычларымны башкарам, гөмбә-җиләк җыю кебек эшләрне исә гадәти кешеләр кебек үк ял көннәрендә эшлибез. Ә хезмәтемә килгәндә исә, гадәти эш кенә түгел, ул инде минем яшәү рәвешемә дә әйләнде дисәм дә ялгышмам.
–Бездә урманнарны күп кисәләр дип әйтәләр...(Р.М.)
–Урманнарны кисү рөхсәт бирелгәнчә генә башкарыла. Санитар чистарту да бар бит әле. Мәсәлән, черегән яисә корыган агач кислород бүлеп чыгармый бит, киресенчә, аны үзе йота, тирә-ягындагы агачлар өчен проблемалар тудыра. Каен агачын гына алый, аны 55 ел үскәннән соң кисәргә мөмкин, аннан соң инде аның файдасы булмый. Каеннан, гадәттә, фанера ясала. Чыршы 100 ел үсә, әгәр аны шуннан соң да кисмәсәң, ул кибәчәк кенә.
–Тиздән Яңа ел бәйрәме җитәчәк. Шуңа да һәр оешмада, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында бәйрәмнәр оештырылачак. Ә Яңа ел бәйрәмендә исә түрдә, әлбәттә, чыршы утыра. Бу чорда урманга барып чыршы кисү очраклары еш күзәтеләме? Моңа каршы нинди дә булса профилактика чарасы алып барасызмы? (Р.М.)
–Әйе, 2019 елны каршы алырга санаулы гына көннәр калып бара. Һәркем үз өендә яисә оешмада чыршы булдырырга тырыша. Шул ук вакытта безнең өчен дә “эш фронты киңәя”: яшь чыршыларны һәм наратларны законсыз кисүдән саклау буенча эшне тагын да көчәйтәбез. РФ Хөкүмәте тарафыннан 2007 елның 8 маенда кабул ителгән 273 номерлы карары нигезендә яшь чыршыларны, наратларны законсыз кискән, яңа ел чыршысына зарар салып урман хуҗалыгына зыян китергән өчен 2105 сум күләмендә штрафка тарту каралган. Урман хуҗалыгына бу зыян декабрь, январь айларында салынса әлеге штраф суммасы икеләтә артачак.
Ылыслы агачларны законсыз кискән, аларга зарар китергән өчен РФ КоАпның 8.28 маддәсе нигезендә гражданнарга – 3000 сумнан алып 4000 сумга кадәр, вәкаләтле затларга исә – 20 мең сумнан алып 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумнан алып 300 мең сумга кадәр административ штраф салу каралган.
Биредә форсаттан файдаланып, Буа урман хуҗалыгы дәүләт бюджет учреждениесенең яңа елга халыкка, оешмаларга чыршылар сатуы турында да әйтәсем килә. Килегез, мөрәҗәгать итегез, үзегезгә ошаганы һичшиксез сезне анда көтеп торачак.
–Әңгәмәгез өчен рәхмәт, киләчәктә уңышлар телибез сезгә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев