Чүпрәле туган якны өйрәнү музее акция игълан итә
2019 елның 14 февралендә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тула.
Район туган якны өйрәнү музее һәм аның филиаллары: П. В. Дементьев исемендәге музей ( Уби авылы), «Җир һәм кешеләр» музее (Иске Шәйморза авылы) 2019 елның 15 январеннан 15 февральгә кадәр музей фондын Әфганстанда хезмәт иткән фоторәсемнәр, документлар, сугышчыларның хатлары белән тулыландыру буенча акция үткәрәләр.
Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларның әлеге акциядә актив катнашуларын сорыйбыз. Акция барышы турында мәгълүматны район туган якны өйрәнү музееның “В Контакте” социаль челтәрендәге төркемдә дә белешеп була. Телефон: 2-24-87.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев