Чүпрәле терлекчеләре былтыргыдан яхшырак эшлиләр
Бүгенге көндә район терлекчеләренең күмәк тырышлыгы белән тәүлек саен дәүләткә 3,64 процент майлылык белән 64 тоннадан артык югары сыйфатлы сөт сатыла.
Бу күрсәткеч үткән елның шул чоры белән чагыштырганда 5 тонна чамасы артыграк. Иң күп сөтне җаваплылыгы чикләнгән “Цильна” җәмгыяте җитештерә. Район саткан барлык сөтнең 22 тоннасы әлеге хуҗалыкка туры килә, майлылыгы да 3,80 процентны тәшкил итә. Район буенча көн саен бер сыердан уртача 14 килограмм сөт савыла.
“Кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян – фермер хуҗалыклары маллар кышлатуны былтыргыга караганда яхшырак оештырдылар. Азык запасына кытлык булуга да карамастан, сыерларның продуктлылыклары беркадәр артты. Моны урыннардагы терлекчелек белгечләренең фермалардагы эшне дөрес оештырулары нәтиҗәсе дип әйтер идем”,- ди агроидарәнең терлекчелек буенча киңәшчесе Айваз Абязов. “Цильна” җәмгыяте, “Ак Барс – Чүпрәле“ агрофирмасының Яңа Элмәле, “Городище”, “Мунчәли” һәм “Шланга” филиалларында бүген һәр сыердан уртача 23,0 – 15,3 килограмм сөт савыла. Крестьян – фермер хуҗалыкларында да һәр сыерның продуктлылыгын 18,2 килограммга җиткерделәр. Җаваплылыгы чикләнгән “Эталон – Агро” җәмгыяте терлекчеләре дә үткән елгыга караганда тулаем тәүлеклек сөт җитештерүне бер тоннага якын арттырдылар. Монда кышлатуга керер алдыннан 200 баш малга исәпләнгән ферма бинасына заманча капиталь төзекләндерү ясалган, яңа сөтүткәргечләр урнаштырылган, сыерлар өчен тиешле микроклимат булдырылган. Шул ук вакытта “Ак Барс – Чүпрәле” агрофирмасының “Түбән Каракитә” “Иске Кәкерле” һәм “Зур Аксу” филиалларында узган елга караганда түбән эшлиләр. “Терлекчелек – акча чыганагы” ,- дип тикмәгә әйтмиләр. Язгы кыр эшләрендә катнашырга тиешле техниканы төзекләндерү, запас частьләр, механизмнар алу, ашламалар кайтару өчен бүген акча эзләп башын авырттырмаган җитәкче юктыр минемчә. Агроидарә белгечләре әйтүенчә, быелның январь – февраль айларында хуҗалыклардан сатылган сөтнең һәр килограммы өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан - өч һәм федераль бюджеттан дүрт сум акча бирелгән. Күп продукция җитештерүче коллективлар шактый гына суммаларда табыш алганнар. “Бүген малларны ашатуга аеруча игътибар кирәк. Рационда каралган азыкларны макро һәм микро элементлар белән баетып утлыкларга салу мөһим”, - ди баш белгеч Айваз Эмилович. Алдагы көннәрдә сөт саву күләме тагын да артыр дип өметләнә белгечләр. Хәзерге вакытта фермаларда сыерлар күпләп бозаулый башлаган. Беренче кварталда 2000 баш яшь үрчем алыначак икән. Бу барлык бозауларның 40 процентын тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев