Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәле сәнәгать паркында агач эшкәртү, эретеп ябыштыру цехлары булачак

Актив эшчәнлек

Бу турыда Булат Иблямов күптармаклы технологияләр  техникумы студентлары белән очрашу вакытында белдерде.

Булат Иблямов студентларны “Солнечный круг” компаниясе эшчәнлеге белән таныштырды, компаниянең нәрсә белән шөгыльләнүе, нинди эшләнмәләр чыгаруы турында җентекләп сөйләде.

Компания Ульяновск шәһәрендә 14 елдан бирле уңышлы гына эшләп килгәннән соң, 2020 елда, безнең районда да җитештерү цехы ачкан иде. Һәм тиздән аларның мини-заводлары да сафка басачак. Оешма директоры районның сәнәгать паркында агач эшкәртү, эретеп ябыштыру цехлары булачагын да белдерде.

Техникум студентлары  исә эш урыннары белән кызыксындылар.

Б.Иблямов сүзләренчә, пред-приятиедә эшләргә теләүче студентларны эшкә өйрәтүне алар үзләре оештырачаклар.

Реклама

– Компаниягә бүгеннән үк эретеп ябыштыручылар кирәк, -диде ул. – Бездә практика узу мөмкинлеге дә бар. Әлеге чорда ук хезмәт хакы түләү дә карала.

Очрашуның нәтиҗәсе буларак техникум белән компания арасында хезмәттәшлек итү килешүе төзелде.  

Сүз уңаеннан

Районның Үзәк урамында урын алган шахмат фигуралары, бизәкле эскәмияләр һәм балалар мәйданчыкларындагы җиһазлар әлеге компания  тарафыннан әзерләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев