Чүпрәле районының сайлау участокларында барлык профилактик чаралар үтәлә
13 сентябрьдә ТР Президентын һәм җирле үзидарә депутатларын сайлауларның төп көне уза.
Сайлаулар барышында, коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә, сайлау участокларында санитар таләпләрнең барлык чаралары да катгый үтәлә.
Һәр сайлаучының тән температурасы үлчәнә, сайлаучыларга маскалар, бер тапкыр кулланыла торган ручкалар бирелә. Районның барлык 36 сайлау участогында да профилактика чаралары катгый рәвештә саклана.
Дезинфекция чаралары кулланып генераль җыештыру үткәрелә. Шул ук вакытта аерым игътибар гомуми файдалану урыннарына: ишек тоткасы, өстәлләргә бирелә. Сайлау комиссияләренең барлык әгъзалары һәм тавыш бирүдә катнашучылар маскалар һәм башка шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев