Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районының ике кешесенә "Мактаулы гражданин" исеме бирелде

«Чүпрәле районының Мактаулы гражданины» исемен бирү 2016 елның 17 июнендә ТР Чүпрәле муниципаль районы Советы карары белән гамәлгә куелды.

«Чүпрәле районының Мактаулы гражданины» исеме — район халкының иң югары дәрәҗәдәге тану билгесе. Ул Чүпрәле районының үсешенә һәм тотрыклылыгына  зур өлеш керткән гражданнарга бирелә.

Быел «Чүпрәле районының Мактаулы гражданины» исеменә ике кеше лаек булды. Әлеге карар Чүпрәле муниципаль районы Советының  алтынчы утырышында кабул ителде.

Мортаза Камал Улы Халитов 1926 елның 1 октябрендә Иске Шәйморза авылында туа. Иске Шәйморза мәктәбен, Казан педагогика училищесын, Казан дәүләт университетын юрист белгечлеге буенча тәмамлаган.

1943 елда Кызыл Армия сафларына алына. Рязань өлкәсенең Спасск шәһәрендә хәрби-инженерлык мәктәбендә укулар уза. 2 нче Белоруссия фронтында 65 нче армиянең 9 нчы аерым механикалаштырылган понтон-күпер батальоны составында сугыша. 1945 елның апрелендә каты яралана һәм демобилизацияләнә.

1951 елда янә Совет Армиясе сафларына алына һәм офицер вазыйфаларында: рота командирының политбүлеге буенча урынбасары, Ярославль, Сызрань шәһәрләрендә партоешма секретаре булып хезмәт итә.

1955 елда Буденный районы Башкарма комитеты рәисе урынбасары, 1963 елдан Буа район комитетында КПССның бүлек мөдире булып эшли башлый.

1966 елда ТАССРның Буа (хәзерге Чүпрәле) районында "Ирек" колхозы рәисе итеп сайлана.  1973 елдан лаеклы ялга чыкканчы (1989 ел) Чүпрәле районының Борындык элеваторы директоры булып эшли. Отставкадагы полковник.

 Ленин (1973), 3 нче дәрәҗә Дан (1951), 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы (1986) орденнары, "Батырлык өчен" медале (1944) белән бүләкләнгән.

Анатолий Николаевич Макаров 1943 елда  Яңа Уби авылында туган. Гомере буе  Чапаев исемендәге колхозда тракторчы булып хезмәт куя. Тракторларның нинди төрләрен генә иярләми ул.  Районга  кайткан К-700 маркалы тракторга да беренчеләрдән булып ул утыра. Шуннан башлап, лаеклы ялга чыкканчы шушы тимер атта эшли.

Язгы, көзге чәчү барышында бирелгән планнарны арттырып үти, район буенча үткәрелгән социалистик ярышларда җиңүләр яулый. Кышкы чорда Борындык, Буа, Цильна станцияләреннән орлыклар һәм ашламалар ташуда катнаша, юлларны кар көртләреннән чистарту белән шөгыльләнә. Анатолий Николаевичка хезмәтләре өчен «Мактаулы колхозчы» исеме бирелә.

Күптапкырлар авыл советының халык депутаты итеп сайлана. Ветераннар советы әгъзасы буларак, җәмәгать тормышында актив катнаша.

«Хезмәт Кызыл Байрагы» ордены (1974), «ВЛКСМга 50 ел» юбилей билгесе (1978) белән бүләкләнгән, авыл хуҗалыгын үстерүдә ирешкән уңышлары өчен ВДНХда катнашучы (1969, 1970), Социалистик ярышлар җиңүчесе (1971, 1978), Унберенче бишьеллык ударнигы (1984).

Бүгенге көндә дә авылда  ветераннар Советы белән берлектә  яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә, төрле очрашуларда, митингларда катнашып, актив тормыш алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев