Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районында Яңа Кәкерле авылын танытучы стелла барлыкка килде

Чүпрәле районы территориясеннән М7 юлына чыгучы автомобиль трассасында "Яңа Кәкерле" дигән авылны танытучы стелла пәйда булды.

Стелланы ясату идеясе - шушы авылда туып-үскән, бүгенге көндә Мәскәү каласында яшәүче Җәмил Хәйруллинныкы. Арт-объектның архитектурасын, шулай ук, якташыбыз, әти-әнисе Иске Кәкерледән булган Гөлназ Сәмигулла кызы эшләгән.

Әлеге стелланы ачу тантанасына бертөркем яңакәкерлеләр җыелган иде. Район башлыгы Марат Гафаров, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, авылның күренекле кешеләре килде.

- Олы юл өстендә булгач, авылга җиткәндә аның нәкъ менә Яңа Кәкерле икәнлеген белгертеп торучы, кайчан нигез салынуы, азрак тарихы турында хәбәр бирүче шундый билге булсын, дип уйлап йөрдем. - Безнең авыл бит әле ул Чувашия ягыннан килгәндә дә, Ульяновск ягыннан кайтканда да күренә. Шуңа да язуларны ике телдә эшләттек, ди кече ватанының патриоты Җәмил Хәйруллин.

Чарага килгән һәркем диярлек бу изге гамәле өчен аңа рәхмәт әйтте. Күпләр аның авылга гына түгел, районга да ярдәм итүе турында сөйләде. Марат Гафаров исә, райондашыбызга “Чүпрәле энциклопедиясе” китабын да бүләк итеп бирде һәм киләчәктә дә тыгыз хезмәттәшлеккә чакырды.

- Улларым белән горурланам, ди Җәмилнең әнисе Гөлшат ханым да. – һәр әнигә үз баласын уңышлы итеп күрү шатлыктыр инде ул. Рәхмәт шундый булулары өчен, -дип бүгенге сөенече белән уртаклашты ул.

Архитектор Гөлназ Сәмигулла кызы да арт-объектны эшләгәндә әниләрне күздә тоттым, ди.

Шуңадыр да җанга ягымлы булып, тирә-якка нурлар чәчеп басып тора “Яңа Кәкерле”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев