Чүпрәледә үткән уку елына йомгак ясадылар һәм яңасына бурычлар билгеләделәр
Бүген 2021 елның 25 августында район мәдәният йортында Чүпрәле районы педагогик хезмәткәрләренең традицион август конференциясе булып узды.
Район педагогик хезмәткәрләренең традицион август конференциясе булып узды.
Аның эшендә район башлыгы Марат Гафаров, ТР мәгариф министры урынбасары - ТР мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов, район мәгариф бүлеге начальнигы Илсур Халитов, мәктәп директорлары, педагогик хезмәткәрләр, яшь белгечләр, укытучы-ветераннар катнашты.
Традиция буенча конференция мәгариф учреждениеләренең казанышларын барлаган күргәзмә белән башланып китте, ул район мәдәният йорты каршында әзерләнгән иде. Кунаклар зур кызыксыну белән белем бирү йортларында гамәлгә ашырыла торган проектлар, һөнәри юнәлеш бирү мәйданчыклары, мәктәп яны участокларында үстерелгән җиләк-җимеш күргәзмәләре белән танышты.
Август конференциясе эше башланыр алдыннан быел лаеклы ялга китүче ветераннар-укытучыларга рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Аларга алмашка педагогик хезмәт юлын башлаучы дүрт яшь белгечне хөрмәтләделәр, уңышлар теләделәр.
Узган уку елы нәтиҗәләре һәм яңа уку елына өстенлекле бурычлар белән мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Халитов чыгыш ясады .
Җитәкче әйтүнчә, тулаем үткән уку елы уңышлы булган. Өстенлекле юнәлешләр арасында ул белем бирүнең сыйфатын тәэмин итү, кадрлар потенциалын яхшырту, уку йортларының матди-техник базасын ныгыту, сәләтле балалар белән системалы эш алып бару, цифрлы мохит һәм укучыларның сәламәтлеген саклау, дип атады.
Районда барлыгы 29 гомуми белем бирү оешмасы бар. Шуларның 17-се-урта, 3- се-төп, 8-е-башлангыч мәктәп-балалар бакчалары, һәм күппрофильле лицей. Шулай ук районда тармаклы технологияләр техникумы, балалар иҗат йорты эшли.
2021 елның 1 сентябрендә мәктәп партасы артына 1968 укучы утырачак, шуларның 110 беренче сыйныф укучысы.
Уңышлар арасында җитәкче Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерларының артуын, чыгарылышлыларның имтиханнарны уңышлы тапшыруын күзәтелә, шулай ук соңгы елларда дәүләт йомгаклау аттестацияләре күрсәткечләренең дә тотрыклы рәвештә үсен сөйләде.
Рус теле, химия, биология, география, әдәбият, инглиз теле, җәмгыять белеме фәннәреннән уңай динамика күзәтелә. Үткән уку елы нәтиҗәләре буенча, ике укучы бердәм дәүләт имтиханнарында 100 балл җыюга ирештеләр, моннан тыш , имтиханнарда 80 һәм аннан да күбрәк балл җыючыларның саны да артуы күзәтелә.
Хороновар-Шигали, Зур Чынлы һәм Яңа Элмәле урта мәктәпләре БДИны уңышлы тапшыру һәм олимпиадаларда җиңүчеләр саны буенча алдынгылар рәтендә.
Мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү учреждениеләрендә, милли тәрбия бирү буенча да югары нәтиҗәләр шактый, дип билгеләп үтте Илсур Халитов.
Нәтиҗә ясап, җитәкче яңа уку елында районның мәгариф системасы алдында торган стратегик бурычлар эшләнүен билгеләп үтте.
Татарстан Республикасы мәгариф министры урынбасары-Татарстан Республикасы мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов үз чыгышында елның гади генә узмавын әйтеп үтте. Бу урында ул Казан шәһәрендәге гимназиядәге фаҗигане искә алды. Әмма тулаем алганда, Татарстан мәгариф учреждениеләре алдына куелган барлык бурычларлар да үтәде һәм монда Чүпрәле районы мәгариф системасының да өлеше зур булуын билгеләп үтте.
- Үткән уку елы нәтиҗәләре буенча Чүпрәле районының мәгариф системасында төрле критерийлар буенча алга китеш сизелә. Әлеге критерийлар безнең җирле күзәтчелек һәм мәгариф һәм фән өлкәсендәге федераль хезмәт тарафыннан бәяләнә,-дип билгеләп үтте Рәмис Мөҗипов.
ТР мәгариф министры урынбасары шулай ук Татарстанда гамәлгә ашырыла торган милли проектлар, үзгәрешләр, яңалыклар турында да сөйләде. Бу, беренче чиратта, цифрлы белем бирү мохитен яңарту, ягъни педагогларны яңа ноутбуклар белән тәэмин итү. Шулай ук электрон белем бирү системасы –https://edu.tatar.ru да яңартылачак. БДИ тапшыру пунктларын яңа заманча камералар һәм сканерлар белән тәэмин итү һ. б.
Шулай ук мәгариф учреждениеләрендә террорчылыкка каршы куркынычсызлык юнәлешендә сакчылык чаралары да кертеләчәк, диде.
Конференция эшендә Марс урта мәктәбе директоры Гөлназ Шәрәфетдинова һәм Хорновар-Шигали урта мәктәбе директоры урынбасары Ольга Алексееваның уку-укыту эшчәнлеге турында докладлары тыңланды .
Район башлыгы Марат Гафаров мәгариф учреждениеләрендә үткәрелә торган ремонт һәм агымдагы эшләргә тукталды. “Мәктәп автобуслары буенча проблемалар юк, барлык мәктәпләр дә яңа транспорт белән җиһазландырылган”, -диде ул.
Район башлыгы БДИ нәтиҗәләре башка фәннәргә зыян китермичә камилләштерелергә тиеш, диде. Әгәр берничә ел элек теге яки бу фәннәрдән булган проблемалар буенча быел алар уңай үзгәреш күзәтелсә, башка фәннәр буенча нәтиҗәләр начарланган. Моңа һичшиксез игътибар итәргә кирәк, дип билгеләп үтте Марат Ринатович.
–Киләчәктә ихтыяҗ булачак һөнәрләр буенча балаларны әзерләргә тиешбез. Әйтик, быел һәм алдагы елларда башлангыч һәм урта мәктәп укытучылары, табиблар кирәк. Районда гына инглиз теле, математика укытучылары җитми. Моның өчен чыгарылыш сыйныф укучылары белән һөнәри юнәлештә эшләргә кирәк. Бу район мәгарифе алдында торган төп бурычларның берсе. Шулай ук агымдагы уку елының төп максатлардан белем бирү сыйфаты күрсәткечләрен яхшырту, шул исәптән олимпиадаларда катнашучылар, җиңүчеләр санын арттыру өстендә эшләү тора. Барлык олимпиадаларда нәтиҗәләр бар, әмма туган тел буенча эшләп бетермәгәнлек сизелә. Бу планда эшне көчәйтергә кирәк,- дип нәтиҗә ясады район башлыгы.
Марат Гафаров барлык педагогларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, сәламәтлек, яңа уку елында уңышлар теләде.
Август конференциясенә йомгак ясап, педагогларга дәүләт бүләкләре тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев