Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районында икмәк заводының ипи кибете ачылды

Әлеге бина агымдагы елда берничә ай эчендә төзелде.

Бүген Чүпрәле районында икмәк заводының ипи кибете ачылды. Биредә шулай ук, чәй яки кофе эчеп чыгу мөмкинлеге дә бар.  Сәүдә ноктасы  да "Икмәк-кофе” дип атала.

Әлеге бина агымдагы елда берничә ай эчендә төзелде. Һәм менә Яңа ел алдыннан ул кулланучылар өчен үз ишекләрен ачты. Рәсми ачылышка район башлыгы Марат Гафаров, «Татпотребсоюз» ның Татарстан Республикасы Сәүдә идарәсе башлыгы Илдус Хатыйпов, шулай ук район халкы килде.

- Әлеге бинаны ачу идеясе Казан шәһәрендә килде. Без аны Урицкий паркында күрдек һәм үзебездә дә шундый ук нокта  ачарга булдык. Ә идеяне "Чүпрәле кооперациясе кулланучылар кооперативы җитәкчесе Альфред Низамов тормышка ашырды. Биредә чүпрәлеләр һәм район кунаклары үзебезнең  икмәк заводы продукциясен генә сатып алып калмыйча, төрле кулинария  ризыклары тәмен дә бәяли, чәй һәм кофе эчә алачаклар. Әлеге сәүдә ноктасында  һәрвакыт җанлы булыр дип өметләнәсе килә, — дип мөрәҗәгать итте район башлыгы Марат Гафаров.

Реклама

Илдус Хатыйпов үзенең котлавында Чүпрәле районында яңа ачылган икмәк заводы аның җитәкчесе Альфред Низамов ярдәме белән көчле үсеш ала дип билгеләп үтте. Ул кооперацияне алга таба да үстерүдәге эшләрендә уңышлар теләде.

Альфред Низамов, үз чиратында, республика һәм район җитәкчеләренә күрсәтелгән ярдәм өчен олы рәхмәтләрен  белдерде. Икмәк заводының беренчел бурычы-халык өчен үз продукцияне җиткерү икәнлегенә басым ясады. Ул шулай ук район халкының нәкъ менә Чүпрәле икмәк заводында пешерелгән продукцияне сатып алачакларына ышанычын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев