Реклама
Көн вакыйгасы
Чүпрәле районында икенче 100 балл җыючы билгеле
Анастасия, шулай ук рус теленнән дә 90 балл җыйган.
Җәмгыять белеме буенча имтихан нәтиҗәләре билгеле булгач, Чүпрәле районында 100 балл җыйган икенче укучының исеме билгеле булды. Ул-Г.Т. Семенов исемендәге Городище урта мәктәбен тәмамлаган Анастасия Семенова. Анастасия, шулай ук рус теленнән дә 90 балл җыйган. (Укытучысы Юрий Новый).
Шуны да билгеләп үтәсе килә, быел әлеге белем бирү учреждениесен тәмамлаучылар үз педагогларын уңышлары белән куандыралар.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк рус теленнән иң югары 100 баллны 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучысы Айгөл Шәрәпова җыйды (укытучысы Марина Мышова).
Элегрәк без язган идек: Чүпрәледә Чыгарылышлылар бәйрәм итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев