Чүпрәле районында дүрт объект ачылды
Татарстан Республикасы һәм район көне алдыннан Чүпрәле районында дүрт-шуларның икесе яңа һәм тагын икесе яңартылган объект ачылды.
ИСКЕ ИШЛЕДӘ
Халык өчен бик кирәкле һәм социаль яктан бик әһәмиятле булган әлеге объектларны ачуда Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин, Дәүләт милке белән идарә итү буенча Федераль агентлыкның Татарстан Республикасында һәм Ульяновск өлкәсендә төбәкара территориаль идарәсе җитәкчесе Альберт Хәйретдинов, Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров катнашты.
Иске Ишле урта мәктәбе капиталь ремонттан соң ачылды. Тантаналы ачылышка авыл халкы да, балалар да, укытучылар да килгән. Алар барысы да мәктәпнең яңаруына сөнечләрен белдерделәр.
- Татарстан Республикасында 40лап программа эшләп тора. Республика, шулай ук, федераль программаларда да актив катнаша. Шуның бәрабәренә безнең районда да мәктәпләр ремонтлана, яңа төзелешләр барлыкка килә. Боларның барысы өчен дә Республика Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка рәхмәт,- диде тантаналы ачылышта ясаган чыгышында Марат Гафаров. Ул, шулай ук, мәктәпнең укучылар авазыннан гөрләп торуын теләде.
Тантанада чыгыш ясаган Илдар Гыйльметдинов белән Шакир Ягудин да Татарстанда балалар тормышына зур әһәмият бирелгәнлеген билгеләп үттеләр. “Балалар яхшы укысын, заманча шартларда тәрбияләнсен өчен менә шундый төзелешләр дә алып барыла, уку әсбаплары, җиһазлары да яңартыла”, диделәр алар.
Иске Ишле урта мәктәбе бинасы 1998 елда куллануга тапшырылган булган. Һәм менә быел анда 40 млн.га якын сумга капиталь төзекләндерү үткәрелгән. Алай гына да түгел, белем алу, лаборатор эшләр өчен бөтен уку кирәк-яракларының яңасы кайтарылган.
Билгеле авыл халкы да моңа бик шат. Авыл кибетендә гомер буе сатучы булып эшләгән Гөлфизә Асадуллина авыл уртасында мәһабәт бина булып утырган мәктәпнең яңаруына сөенечен белдереп:
- Бу мәктәптә укучы балаларыбыздан министрлар, җитәкчеләр чыксын. Безне, авыл халкын шулай шатландырганнары өчен республика җитәкчелегенә Аллаһның рәхмәте булсын, диде.
ЗАДУР АВЫЛЫНДА
Ике: Иске һәм Яңа Задур - 100дән аз гына артык кешесе булган авылда бүген ике өр-яңа объект фельдшер-акушерлык пункты һәм клуб белән китапханәне берләштергән күпфункцияле үзәк ачылды.
- 10 елдан артык инде ике авыл халкына фельдшерлык хезмәте күрсәтәм, -дип сөйли Румия Залалова, - әлегә кадәр бер бай йортын клуб итеп үзгәртеп төзегән өйнең бер почмагында халыкны кабул итә идем. Моннан соң инде менә шундый - бөтен уңайлыклары булган бинада хезмәт күрсәтәчәкбез. Билгеле, бу авыл халкы өчен әйтеп бетергесез сөенеч.
Задурлыларның күбесе читтә яши. Ә авылларындагы шушы зур вакыйганы күрергә аларның күбесе кайтып, хөрмәт итеп түрдән урын бирелгән ветераннар янына баскан иде. Район башлыгы Марат Гафаров та тантананы шушы ветераннарны хөрмәтләвеннән башлады. Район үсешенә лаеклы өлеш керткәннәре өчен ул аларга “Чүпрәле районының 90 еллыгы” истәлек медален тапшырды.
- Авыл кечкенәме зурмы, анда кешеләр яши һәм яшәү өчен дә аларга шартлар тудырылырга тиеш. Хәзер инде бу авылларда кибет төзисе һәм юлларны рәтлисе калды, -диде район башлыгы.
- Миңа бу клуб иде, дип иске бинаны күрсәткәч, бермәлгә ышанмыйча тордым. Шундый иске бинада мәдәни чаралар, сайлаулар үткәрергә кирәк булган бит... Ә хәзер инде менә яңасы хезмәт итәчәк. Хәерен күрегез, диде Илдар Гыйльметдинов, тантанага җыелган халыкка мөрәҗәгать итеп.
Авыл халкы исеменнән Әнвәр Җәлалетдинов чыгыш ясап төзүчеләргә, мондагы халыкка шушы сөенечне бүләк иткән җитәкчеләргә рәхмәт белдерде, эшләрендә уңышлар теләде. Төзүчеләрдән символик бина ачкычын клуб мөдире Тәслимә Җамалтдинова кабул итеп алды. Сөенечен яшерә алмыйча, ул да эшләргә шундый шартлар тудырганнары өчен ихлас рәхмәтләрен җиткерде.
Гөлсинә Азизова:
- Задурыбыз яңадан туган кебек бүген. Авыл бетә, дип беркайчан дә әйтмик. Быел ике нигезне яңарттылар. Бер нигезгә күченеп тә кайттылар. Тора-бара тулар әле шулай авыл. Безнең Задурдагы кебек матурлык, саф һава беркайда да юк бит. Хәзер менә медпунктыбыз, клубыбыз да яңа булды.
КАРАКИТӘДӘ
Марс урта мәктәбендә 56 укучы укый, Аларга 15 укытучы белем бирә. Алар да быелгы уку елыннан башлап яңартылган, бөтен шартлар тудырылган мәктәптә укыячаклар, эшләячәкләр. Республика, район көненә бүләк буларак Марс мәктәбенең ачылышы да булды бүген.
Беренче сыйныфка киләчәк дүрт укучыга уку кирәк-яраклары тутырылган мәктәп букчалары да бүләк иттеләр депутат һәм җитәкче абыйлары. Балалар үзләре дә алар килешенә шигырьләр өйрәнеп куйганнар. Мәктәпләрен шундый – укырга уңайлы итеп үзгәрткәннәре өчен рәхмәтләрен шушы шигырьләр аша әйтеп бирделәр. Класс-бүлмәләрне карап йөргәндә кунаклар сыйныфларның, бигрәк тә компьютер сыйныфының яңа техника белән тәэмин ителешенә игътибарларын юнәлттеләр. Интернет бармы икән дип, бер компьютерда эшләп тә карадылар, хәтта. Информатика укытучысы Илдар Яфизов аларга шул арада мәктәп укучыларының бу фән буенча ирешкән уңышлары турында сөйләде. БДИда информатикадан бик яхшы – 85 балл җыйганнар икән. Җитәкчеләр авыл мәктәбе өчен моның бик яхшы нәтиҗә икәнлеген билгеләделәр һәм тантана вакытында укучыларга да укучыларга да моннан ары тагын да тырышып укуны, эшләүне теләделәр. Чөнки мәктәптә моңа инде бөтен шартлар да бар.
Бер сүз белән әйткәндә, милли проектлар Чүпрәле районында да эшләп тора һәм халык тормышына уңай яктан үзгәрешләр кертә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев