Чүпрәле районында Бөек Ватан сугышы ветераны белән хушлаштылар
Бүген, 2019 елның 3 гыйнварында Чүпрәле районында Бөек Ватан сугышы ветераны Исхаков Җиһанша Исхак улын соңгы юлга озаттылар.
Олуг ветеран 97нче яшендә туган көне алдыннан вафат булды.
Мәрхүм белән хушлашырга район башлыгы Марат Гафаров, район ветераннар советы рәисе Роберт Закиров, тармак технологияләре техникумы директоры Рамиль Әхмәтов, авыл җирлеге башлыгы Рамиль Мостафин, туганнары һәм якыннары, авыл халкы, мәктәп укучылары килде.
Район башлыгы Марат Гафаров, Роберт Закиров, Рамиль Әхмәтов, Рамиль Мостафин үз чыгышларында ветеранның данлыклы сугышчан юлын билгеләп үттеләр.
- Җиһанша Исхак улы безнең барыбыз өчен дә чын ватанпәрвәр шәхес үрнәге булды. 19 яшендә ул Бөек Ватан сугышына китә, аны ахырына кадәр узып, тагын бер япон сугышын да кичерә. Авыр сугыш елларында ул рухи көчен һәм кыюлыгын күрсәтә, авырлыкларны җиңеп чыга, аннан озак вакытлар район үсеше өчен хезмәт куя. Үрнәк гаилә башлыгы булды, үз үрнәгендә балаларын да тәрбияләде һәм үсеп килүче буынны тәрбияләүдә үз өлешен кертте, - диде Марат Ринат улы.
- Җиһанш Исхак улы яшь буын өчен батырлык һәм каһарманлык үрнәге булды. Аның укучылар белән очрашулары сәгатьләр буе дәвам итә иде. Балалар сугыш ветераны белән бергә сугыш, тыныч вакыт, бүгенге көн турында озаклап сөйләшүләр алып бара иделәр. Аның өчен иң төп һәм якты бәйрәм- ул Җиңү бәйрәме иде, - дип билгеләп үттеләр Роберт Закиров һәм Рамиль Әхмәтов.
Туганнары һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклашып : “Тыныч йокла, Җиһанша абый”, - диделәр чыгыш ясаучылар.
Белешмә:
Җиһанша Исхаков 1922 елда Чүпрәле районының Югары Каракитә авылында туа.
19 яшеннән фронтка китеп, 1941 елда ул Мәскәүне саклауда катнаша, 1942 елда авыр яралана - дошман пулясы аның сул җилкәсен тишә. Госпитальдә биш айга якын ятып, тагын фронтка китә. Көньяк - көнбатыш юнәлештә Белоруссия, Украинаны азат итүдә, соңрак Япон сугышында катнаша. Өенә 1947 елда кайта.
Тормыш иптәше Бану апа белән 6 бала тәрбияләп үстерәләр, 2 дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм медальләр белән бүләкләнгән.
Фотосурәт "Туган як" газетасы редакциясе архивыннан алынды. Район башлыгы Марат Гафаров Җиһанша абый Исхаковка "Фидакарь хезмәт өчен" медален тапшыру вакытында, 22 июнь. 2018 ел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев