Чүпрәле районына яңа коммуналь техника тапшырылды
Казанда Меңьеллык мәйданда республика мунициципаль районнарының коммуналь хезмәтләренә яңа махсус техника ачкычлары тапшыру тантанасы узды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнашты.
Татарстанның коммуналь хезмәтләре хезмәткәрләренә 46 махсус машина тапшырылды: самосваллар, автогрейдерлар һәм тракторлар. Барлыгы 2018 елда махсус һәм коммуналь техника сатып алу заявкасына 117 берәмлек техника кертелгән, шуларның 28е элегрәк муниципалитетларга бирелгән булган.
Тантаналы чарада Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров та катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев