Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы Зур Чынлы авылында яңа имам-хатыйб сайланды

Барис хәзрәт Таһиров озак еллар дәвамында Зур Чынлы авылы мәчетендә имам-хатыйб вазифаларын үти.

Зөлхиҗҗә аеның 29нчы көнендә район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов һәм мөхтәсибәтнең оештыру бүлеге җитәкчесе Фәргать Нәүметов Зур Чынлы авылында мәчеттә булдылар.
Чараның максаты мәхәллә халкы белән очрашу, авыл имам-хатыйбы Борис хәзрәтнең үз вазифаларыннан азат итүне сорап язган гаризаны карау иде.
Район мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов Барис хәзрәткә дини юнәлештәге хезмәте өчен олы рәхмәтләрен белдереп, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Рәхмәт Хатын тапшырды.
Авылның яңа имам-хатыйбы итеп, мәхәллә халкы тарафыннан Җәмил Фатхуллов сайланды. Аңа эшендә уңышлар, исәнлек теләделәр.
Чарада авыл җирлеге башлыгы Фаил Фатхуллов та катнашты. Барис хәзрәткә авыл җирлеге исеменнән рәхмәтләрен ул да әйтте, Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Яңа сайланган имам-хатыйб белән тыгыз хезмәтчәнлеккә өмет баглады.
Барис хәзрәт Таһиров озак еллар дәвамында Зур Чынлы авылы мәчетендә имам-хатыйб вазифаларын үти. Хәзрәтнең авыл зиратларын, мәчетне тәртиптә тотуда да роле зур. Язын-көзен мәңгелек йортта аның җитәкчелегендә өмәләр уза, аларда авыл халкы, яшьләр катнаша. Дини бәйрәмнәрне оештыру да матур гадәткә кергән.

Аның турында үткән ел басылган язмамыбызны түбәндәге сылтама буенча укый аласыз. 

Реклама

Изге юлда

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев