Чүпрәле районы Башлыгының Укытучылар көне белән котлавы
Хөрмәтле укытучылар, мәктәпкәчә һәм өстәмә белем бирү педагоглары, педагогик хезмәт ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез-Укытучылар көне белән чын күңелдән котлыйм!
Традиция буенча октябрь башында без педагог һөнәрен сайлаган кешеләргә рәхмәт һәм хөрмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итәбез. Һәрберебезнең тормышында – зирәклеге, күңел юмартлыгы, тирән белемнәре белән эчке дөньяыбызны танып белергә, баерак итеп, киләчәкне төзергә өйрәтүче кеше -үз Укытучысы бар.
Укучылар язмышы, илнең иртәгесе көне нәкъ менә Укытучыдан, аның һөнәри һәм кешелек сыйфатларыннан тора.
Сез-безнең мәгариф системасының төп байлыгы. Сезнең һөнәри осталыгыгыз, сабырлыгыгыз, үз эшегезне яратуыгыз нәтиҗәсендә укучыларның сәләтләре ачыла һәм тормышка ашырыла. Сез малайларга һәм кызларга үзләренең киләчәкләрен билгеләргә, тормыш юлын сайларга ярдәм итәсез.
Бу матур бәйрәмдә сезнең хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Үз гомеренең иң яхшы елларын мәгариф системасына багышлаган һәм лаеклы ялда булган кешеләр алдында баш иябез. Балаларга биргән күңел җылыгыз сезгә сәламәтлек, бәхет һәм районыбыз, Россия киләчәге бәрабәренә яңа игелекле гамәлләр кылу өчен энергия булып әйләнеп кайтсын.
Чүпрәле муниципаль районы башлыгы М.Р. Гафаров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев