Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаровның Яңа ел котлавы

Хөрмәтле чүпрәлеләр, районыбыз кунаклары!

Олыбызга да, кечебезгә дә бердәй кадерле булган, эчкерсез, көтеп алынган бәйрәм – Яңа ел якынлаша. Ә Яңа ел – узылган юлга бер караш салу, башкарган эшләргә, кылган гамәлләргә йомгак ясау да, киләчәккә максатлар кору, туар таңнарга якты өметләр баглау да. Узып баручы ел нәтиҗәләренә күз салсак, куанырлык уңышларыбыз бар.

Кадерле дуслар!      Районыбызның барлык казанышлары – безнең уртак тырышлыгыбыз нәтиҗәсе. Күмәк эшкә үз өлешен керткән һәрберегезгә зур рәхмәтемне җиткерәм. Алда безне яңа эшләр һәм яңа үрләр көтә.

Сезне Яңа ел һәм киләсе Раштуа бәйрәмнәре белән котлыйм. Яңа ел һәр йортка иминлек, гаиләләргә тынычлык, муллык һәм бәхет-шатлыклар китерсен! Сезнең һәрберегезгә рух ныклыгы, күңел көрлеге һәм сәламәтлек телим. Ил-көнебез тыныч, барыр юлларыбыз киң, туар таңнарыбыз имин булсын. 2022 ел яңа бәхетләр белән килсен. Яңа еллар мөбарәк булсын!

Марат Гафаров, Чүпрәле муниципаль районы башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев