Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәле район үзәк хастаханәсе медицина советының киңәйтелгән утырышы узды

«Табибның эше, максаты – кеше        гомерен озайту, сәламәтлеген саклау»

Район  Башкарма комитетының утырышлар залында район үзәк хастаханәсе медицина советының киңәйтелгән утырышы булды. Анда узган елгы эшкә йомгак ясалды һәм киләчәккә бурычлар билгеләнде.

 

Медсовет эшендә район башлыгы Марат Гафаров, төбәкара клиник-диагностика үзәге генераль директоры Рөстәм Наил улы Хәйруллин, район хастаханәсенең медицина персоналы, шулай ук авыллардагы фельдшерлар катнашты.

2018 елда районның сәламәтлек саклау эшчәнлеге йомгаклары һәм агымдагы елга бурычлар турындагы доклад белән район үзәк хастаханәсенең баш табибы Илмас Шиһабетдинов чыкты. Утырышта, шулай ук, баш табиб урынбасарлары: халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча  Гүзәлия Маликова һәм  медицина өлеше буенча Иосиф Кукушкин докладлары тыңланды.  Докладлар слайдлар белән тулыландырылган һәм  конкрет саннарга нигезләнгән иде. Докладчылар тарафыннан күп кенә проблемалы мәсьәләләр күтәрелде, уңай үзгәрешләр дә  билгеләп үтелде.

Район дәвалау-профилактика учреждениесендә  42 табиб, 206 урта медицина хезмәткәре эшли. Райондагы  табиблар белән тәэмин ителеш,  5 ел эчендә, 10 мең кешегә туры килгән табиблар саны 13,7 дән   18,8 гә җиткән. 2018 елда 3 табиб: реаниматолог, стоматолог, терапевт эшкә алынган. Табиб-профпатолог эшли башлаган, наркология белгечлеге буенча 1 табиб укып кайткан. Кадрлар белән эшләү комплекслы план нигезендә алып барыла.

2018 елда район буенча 160 бала туган. Соңгы елларда үлүчеләр туучылар саныннан шактый артып китә. “Әлеге хәл гомумән республика буенча да күзәтелә”, диделәр докладчылар.

Үлемгә китерүче сәбәпләр арасында беренчелекне, элеккечә үк, кан әйләнеше системасы авыруы алып тора. Икенче урында – яман шеш. Өченче урында төрле сәбәпләр: травма алу, агулану,  һ.б..

Районда туберкулездан үлүчеләр юк. Яшь әниләр  үлеме дә соңгы елларда теркәлмәгән. Яңа туган сабыйлар үлеме дә күзәтелмәгән.

2018 ел күрсәткечләре эшкә яраклы яшьтәге кешеләрнең үлем очраклары кимүе турында да сөйли.  2017 елда районның 64 хезмәткә яраклы кешесе үлгән булса, 2018 елда бу күрсәткеч 56га гына калган. Эшкә яраклы яшьтәге кешеләрнең 30лабы эчкечелек аркасында бакыйлыкка күченгән, диделәр. Калганнарына да миокардиопатия, панкреатит һ.б.ш. алькогольне чамадан артык кулланудан килеп чыга торган диагнозлар куелган.  2018 елда беренче тапкыр алкогольгә бәйле синдромлы 12 кеше исәпкә дә алынган. Ә барлыгы 103 кеше исәптә тора. Хезмәткә яраклы яшьтәге кешеләр арасындагы үлемнең күбесе ир-атларга (53 кеше!)  туры килә. Моның сәбәбе итеп, барыннан да элек, үз сәламәтлегеңә карата игътибарсыз мөнәсәбәт,  медицина ярдәме сорап соң мөрәҗәгать итү, вакытында диспансерлаштыру узмауны атадылар киңәшмәдә.

Районда сәламәтлек саклау учреждениеләренең тулы көченә эшләвен тәэмин итүгә кагылышлы башка күп кенә проблемалар да игътибардан читтә калмады. Рентген кабинетында җиһазларны, ашыгыч ярдәм бүлегендә санитар автотранспортны яңарту таләп ителә,  хастаханәгә маммограф кирәклеге, һ.б..

Узган ел районда ике ФАП ачылды. Бу юнәлештә быел да эшләр дәвам итәчәк,  Иске Шәйморза участок хастаханәсендә капиталь ремонт үткәрү дә планлаштырыла.

Утырышта  2018 елда  район халкын диспансерлаштыру нәтиҗәләре турында да сөйләштеләр. Диспансерлаштыруның төп максаты булып, барыннан да элек, йөрәк-кан тамырлары, онкология һәм башка авыруларны вакытыннан алда ачыклау тора. Үткән ел, шул рәвешле,  йөрәк-кан тамырлары системасы органнары авыруларының 30 яңа очрагы, ашкайнату органнары авыруларының 38 очрагы, нерв системасы авыруларының 15 очрагы, яман шешнең 11 очрагы ачыкланган. Ачыкланган барлык авырулар да республика клиникалары шартларында алга таба дәвалау өчен  өстәмә тикшерүгә җибәрелгән.

Соңыннан  район үзәк хастаханәсенең 2019 елга булган  өстенлекле юнәлешләре  билгеләнде. Мөһим мәсьәләләрнең берсе булып беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү тора. Шулай ук, диспансерлаштыру үткәреп  авыруларны ачыклау, тикшерү, дәвалауны камилләштерү, халык арасында  сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга профилактиканы көчәйтү, кадрлар белән тәэмин итүне дәвам итү дә төп бурычлар булып кала.

Утырышта районның сәламәтлек саклау эшчәнлегенә анализ белән төбәкара клиник-диагностика үзәге генераль директоры Рөстәм Наил улы Хәйруллин чыгыш ясады.

–Кагыйдә буларак, еллык тәҗрибәгә таянырга ярамый, ул алдаучан була. Ел саен медицина күпкә алга китә. Шуңа да бу  өлкәдәге  белемне дәвам итәргә һәм камилләштерергә  кирәк. Һөнәри  җаваплылык – һәркем өчен максат булырга тиеш, ә иң мөһиме, медицина хезмәткәренә ике әйберне онытмаска кирәк –  бу авыруга булган хөрмәт һәм аңа игътибар,- диде Рөстәм Хәйруллин. – Табибның беренче чираттагы эше – кеше гомерен озайту, сәламәтлеген саклау.

Район башлыгы Марат Гафаров, утырышка йомгак ясап, медицина хезмәткәрләренең хезмәте үзенчәлекле, кирәкле һәм мөһим, дип билгеләп үтте.

–Булган проблемаларны чишәргә мөмкин. Алар район, республика җитәкчелеге һәм күп кенә ведомстволар ярдәмендә хәл ителәчәк. Бу – тормыш таләбе,  кешеләрнең сәламәтлеге хакына башкарырга кирәкле эшләр, - диде район башлыгы.

Ул халыкка медицина ярдәме күрсәтүдәге кайбер тискәре күренешләргә тәнкыйть белдерде.

–Район сәламәтлек саклау тармагының эшчәнлегенә карата сораулар бик күп, һәм ул һәркемне уйландырсын иде. Эшчәнлек  план үтәлешенә, статистиканы барлауга гына  кайтып калырга тиеш түгел, беренче чиратта халыкның сәламәтлеген тәэмин итү, гомерен  саклап калу өчен комплекслы чаралар программасы итеп корылырга тиеш,-дип катгый бурычлар куйды район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев