Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле район башлыгы Марат Гафаровның Әниләр көне уңаеннан котлавы

Кадерле әниләр, әбиләр, мөлаем хатын-кызларыбыз!

Ихлас күңелдән сезне мөкатдәс бәйрәм – Әниләр көне белән тәбрик итәм!

Бөек һәм изге Ана мәхәббәте бишектән үк безне җылысы белән саклап үстерә, тормышта үз урыныбызны, үз-үзебезне табарга этәргеч бирә, хыялларга канат куя, уңышка, тормышка һәм үзеңә, якыннарыңа ышаныч белән яшәргә өйрәтә. Без ничә генә яшьтә булсак та, әниләрнең җылы сүзе, ягымлы карашы, зирәк киңәшенә мохтаҗ. Бу көнне без үзебезнең иң якын һәм иң кадерле кешеләребез – әниләребезгә чиксез яратуыбызны, хөрмәтебезне күрсәтәбез. Әлеге бәйрәм тагын бер кат әниләребезгә ана мәхәббәте һәм кайгыртуы, аңлавы һәм мәрхәмәте өчен зур рәхмәт әйтергә мөмкинлек бирә.

Әни булу – зур бәхет һәм шул ук вакытта олы җаваплылык һәм армас-талмас хезмәт тә ул. Кадерле әниләребез, нәкъ менә Сез кече Ватаныбызның горурлыгы булып торасыз. Без балалар тәрбияләү белән беррәттән хезмәттә уңышларга ирешкән, илебез, республикабыз, районыбызның иҗтимагый һәм сәяси тормышында актив катнашучы хатын-кызларыбыз белән хаклы рәвештә горурланабыз. Сезгә районыбыз үсешенә керткән өлешегез, икътисад һәм социаль өлкәнең барлык тармакларында фидакарь хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Бәйрәм көнендә герой-аналарга, күп балалы аналарга, киң һәм рәхимле күңелләре белән ятим балаларга әни булучы олуг затларга рәхмәтемне һәм хөрмәтемне белдерәм.

Хөрмәтле әниләр! Сәламәт һәм бәхетле булыгыз, гаилә иминлегендә, балаларыгыз уңышына һәм бәхетенә куанып, бәрәкәтле тормышта яшәгез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев