Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәле приставлары бәйрәм итте

Россия Федерациясендә Су приставы көне - суд процессында билгеләнгән тәртипне тәэмин итү, шулай ук барлык суд актларын һәм махсус вәкаләтле органнар актларын башкару буенча бурычларны үтәүче кешеләрнең һөнәри бәйрәме. 

Ул РФ Президентының 2009 елның 8 сентябрендәге 1019 номерлы Указы нигезендә һәр елның 1 ноябрендә билгеләп үтелә. 2011 елның 26 сентябрендә тугыз хезмәткәрдән торган Чүпрәле районы бүлегенә өлкән суд приставы Рамил Кәлимуллин җитәкчелек итә башлады. Суд приставлары – башкаручылар Алсу Албутова һәм Александр Григорьев үзләренә тапшырылган вазыйфаны фидакарьлек куеп чын күңелдән башкаралар. Аларга алиментлар, салымнар, ЮХИДИ һәм башка органнарның штрафларын түләттерү бурычы йөкләнгән. Суд эшчәнлегендә билгеләнгән тәртипне тәэмин итү буенча эшләрне координацияләүдә Александр Кудрявцев, Марс Кәлимуллин, Рәмис Муисин, Сергей Кузьмин һәм Айрат Атнагулов кебек приствларның да намуслы хезмәтләре мактауга лаек. Алар суд утырышларының имин үтүен тәэмин итәләр,судка яки суд приставы - башкаручыга, суд приставлары хезмәте сорау алучысы янына килүдән баш тартучы – качып йөрүче кешеләрне алып килүне башкаралар. Башкару эшләре барышында суд приставлары аларның негатив (тискәре) реакция тудырмаулары өчен, үзләрен әдәпсез тотуга юл куймыйлар. Агымдагы елның ун аенда бюджетка 18 миллион 502 мең сум акча кайтарыла, алимент түләмәүче ике кешегә РФ Җинаятьләр кодексының 157 маддәсе буенча эш кузгатыла һәм балигъ булмаган балалар файдасына 687 мең сум акча түләттерелә, биш транспорт чарасына арест салына, 18 бурычлы РФ Административ хокук бозулар кодексының 5.35.1 маддәсе буенча административ җаваплылыкка тартыла. РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.25 маддәсе буенча каралган административ штрафларын үзвакытында түләмәгән 58 бурычлыга да җавап тотарга туры килә. Болардан тыш бер елдан артык эзләүдә булган өч “алиментчыны” тоткарлыйлар, җинаять эше буенча эзләүдә булган берәүне кулга алуда эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренә ярдәм күрсәтәләр, район территориясенә законсыз килгән өч кешене районнан чыгаралар. 
Суд приставы эше һөнәри осталыкны, үсешне һәм киләчәк буыннарның иң яхшы традицияләрен арттыруда даими камилләшүне таләп итә. Суд приставларының район бүлеге хезмәткәрләренә исәнлек-саулык, түземлелек, сабырлык һәм киләчәктә дә нәтиҗәле эш итүләрен телибез. Рәсемдә: суд – приставы бүлеге коллективы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев