Чүпрәле полиция хезмәткәрләренә яңа машина
Муниципалитетлар барлыгы 63 яңа автомобиль алды.
10 ноябрьдә, һөнәри бәйрәмнәре- эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне кысаларында, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов полиция хезмәткәрләренә яңа машиналар тапшырды.
Тантаналы чарада Чүпрәле районыннан полиция участок уполномоченные, полиция лейтенанты Ильвир Мердеев катнашты.
Чүпрәле эчке эшләр органы бүлегенә бер берәмлек хезмәт машинасы: «Нива» тапшырылды. Муниципалитетлар барлыгы 63 яңа автомобиль алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев