Чүпрәле пенсионерлары өченче урында
Шушы көннәрдә Буа шәһәрендә Татарстан Республикасының Иделаръягы зонасына кергән районнарында яшәүче пенсионерлар арасында шашка – шахмат буенча зона ярышлары узды.
Анда Чүпрәле районы данын танылган шахматчыларыбыз, күп мәртәбә район чемпионы булган Шәүкәт Юсупов һәм Шамилә Федорова, шашка буенча беренчелекне үз кулларында тоткан Дмитрий Романов һәм Зоя Кузнецова кебек осталар яклады. Әйтергә кирәк, узган еллардагы кебек үк быелгы турнирда да бик оста спортчылар катнашты, араларында хәтта спорт остасына кандидатлар да бар иде. Шуңа да карамастан, Шәүкәт Юсупов зона турнирында икенче урынга лаек булды. Калган спотчыларыбыз өченче урыннар белән чикләнделәр. Гомуми нәтиҗәләр буенча Чүпрәле пенсионерлары өченче урынны яуладылар. Аларга киләчәктә дә уңышлар һәм җиңүләр телибез!
Дамир Алимов, Россия Пенсионерлар союзының район бүлекчәсе начальнигы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев