Чүпрәле мөселманнарына VIII Республикакүләм ифтар җыелмалары таратылды
Татарстанда пандемия шартларында иминлекне тәэмин итү максатыннан, VIII республикакүләм ифтар ризыклары быел өйгә китереп бирү рәвешендә гамәлгә ашырыла.
Бүген 9 май көнне район имам-мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов җитәкчелегендә бертөркем мөселманнар150 кешелек VIIIреспубликакүләм ифтар җыелмаларын Казан шәһәреннән алып кайтып, аларны ифтар вакытына кадәр район мөселманнарына, мәхәлләләрдә булган аз керемле, ятим, мохтаҗ гаиләләргә өләште.

Шулай ук, Татарстан мөфтияте тарафыннан алдагы көнне Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан сугыш ветераннарына да Камил Сәмигуллинның котлау хатлары һәм бүләкләр таратылган иде.
Чүпрәле мөхтәсибәте бу изге эштә үзләренең өлешләрен керткән Татарстан мөфтиятенә, транспорт белән тәэмин иткән район башлыгы Марат Гафаровка һәм бүләкләрне таратуда ярдәм күрсәткән имам-хатыйбларга олы рәхмәтләрен җиткерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев