Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәле мәктәпләрендә азык-төлек блоглары яңартыла 

Район башлыгы Марат Гафаров, мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Халитов белән берлектә яңа уку елына азык-төлек блогларын яңарткан  мәктәпләрнең әзерлеген тикшерде.

Аерым алганда, алар 1863 елда ук нигез салынган Матак урта мәктәбендә булдылар. Берничә ел элек биредә капиталь төзекләндерү ясалган иде, ә быел исә ашханәдәге азык-төлек блогы да үзгәртеп корылды.

–Мәктәп балаларны яңа уку елына каршы алырга тулысынча әзер. Быел бездә 60ка якын бала белем алачак. Барлык башлангыч сыйныф укучылары да  бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителгән,-дип билгеләп үтте учреждение директоры Марина Ермолаева.

Директор ремонт эшләренең сыйфатлы башкарылуы турында сөйләде. Укучыларга туклану өчен  барлык шартлар да тудырылган.

Гомумән алганда, азык-төлек блогын җиһазлау буенча яңа шкафлар, заманча савыт-саба юуу җиһазлары, яңа краннар, электр плитәсе урнаштырылган. Ашханәгә кергәндә үк күзләрне яңа өстәлләр һәм урындыклар  сөендерә.

Татарстанда быел мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлау буенча яңа республика программасы кабул ителде. Аны тормышка ашыру өчен 1 млрд. сум бүлеп бирелгән. Программа буенча барлыгы 198 мәгариф учреждениесендә азык-төлек блокларын яңартачаклар. Мндый эшләр 44 муниципалитетта алып барыла.

Мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Халитов сүзләренә караганда, азык-төлек блогларын яңарту районда җиде мәгариф учреждениесендә башкарылган, бүгенге көндә алар барысы да төгәлләнгән. Киләсе елда шулай ук 2 мәктәптә шундый ук ремонт үткәрү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев