Чүпрәле “Җәмигъ” мәчетендә балалар арасында намаз укучылар бәйгесе узды
Район күләмендә уздырылган бәйгедә район авылларыннан килгән 70ләп бала катнашты.
Намаз уку бәйгеләре үсеп килүче яшь буында динебезгә, Коръән өйрәнүгә кызыксыну һәм мәхәббәт уяту максатыннан үткәрелә. Әлеге ярышны уздыруның бурычлары булып – балаларга әхлакый тәрбия бирү һәм намаз укуны гадәткә кертү, татар халкы өчен традицион ислам кыйммәтләрен пропагандалау һ.б. тора.
Намаз укучылар бәйгесенә килүчеләрне район мөхтәсибәте Данир хәзрәт Шәрәфетдинов, Буа дини мәдрәсәсе директоры урынбасары Абдрауф хәзрәт, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов сәламләде.
Ел дәвамында авыл мәчетләре каршындагы эшләп килүче мәдәрәсәләрдә белем биргән мөгаллимәләрнең хезмәтләре югары бәяләнеп, Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды. Балаларга исә, намаз уку бәйгесендә уңышлар теләнде.
Бәйге, берничә төркемдә (номинациядә) үтте:
Беренче төркем – “Моңлы азан” (Балалар азан әйтү , азан догасын яттан белү һәм ислам дине нигезләре буенча сорауларга җавап бирергә тиеш иде)
Икенче төркемдә – “ Намаз мөэминнең мигъраҗы” ( 2 рикагать намазны башыннан алып ахырына кадәр кычкырып укып күрсәтергә һәм ислам дине нигезләре буенча сорауларга җавап бирергә, яки 4 рикагать намазны башыннан алып ахырына кадәр кычкырып укып күрсәтергә тиеш иде)
Өченче төркемдә - “ Туган телем - татар теле” ( Татар халкының бөек шагыйре Г. Тукайның динебезгә , туган телебезгә , ватаныбызга кагылышлы булган әсәрләрен яттан сөйләп бирү, яки әби – бабаларыбыздан мирас итеп калдырылган мөнәҗәтләрне көйләп бирү һәм ислам дине нигезләре буенча сорауларга җавап бирергә тиеш иде)
Әйтергә кирәк, бәйгедә балаларның белемнәреннән тыш, үз-үзләрен тотышы, киемнәре дә игътибарга алынды. Иң “Моңлы азан” әйтүчеләрдән Иске Кәкерледән Данир Әмирханов дип табылды.
Бәйгенең оештыру һәм алып бару эшләрен башкаручы райондагы мөслимәләр берлеге рәисе Энҗия Шәрәфетдинова һәр катнашучыга мөхтәсибәтнең Рәхмәт хатларын һәм күчтәнәчләр тапшырды.
Соңыннан барлык катнашучылар остазлары белән тәмле чәй табыныннан авыз иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев