Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәле күптармаклы технологияләр техникумы студентларының тормышы кызыклы

Күптән түгел районыбыздагы күптармаклы технологияләр техникумы (элеккеге һөнәри техник училище) үзенең 50 еллык юбилеен билгеләп үтте.

Бүгенге уку йорты электәгесеннән шактый аерыла, билгеле. Хәзерге вакытта күп белгечлекләр буенча төрле – төрле группалар ачылды. Техникум атнага биш көнлек уку программасына күчте. Балаларны атна саен җомга көнне үзебезнен транспорт белән өйләренә озаталар, баш көнне иртән укуга алып киләләр. Укытучылар һәм производствога өйрәтү мастерлары барысы да югары белемгә ия. Практик белем алу эчен бөтен мөмкинлекләр булдырылган. Кабинетлар җылы, якты. Алар җитәрлек дәрәҗәдә уку әсбаплары белән тәэмин ителгән. Дәрестән тыш сәгатьләрдә студентлар белән төрле чаралар үткәрелә, алар өчен түгәрәкләр оештырыла. Студентларыбыз республика куләмендә үткәрелә торган конкурсларда, олимпиадаларда даими катнашалар, призлы урыннар алалар. Әлбәттә, моңа барыбыз да куанабыз. Барлык уңайлыклары булган, 100 балага исәпләнгән тулай торак шәһәр уку йортларыныкыннан һич тә ким түгел. Һәр бүлмәдә 3 - 4 студент яши, кышкы суыкларда да җылы температура саклана. Тулай торакта юыну өчен кайнар һәм салкын су, душ, аш булмәсе бар. Теләгән студентлар аш – су пешерә ала. Ял итү булмәсендә телевизор һәм музыка аппараты куелган. Укучы балалар белән ашамлыклар пешерергә өйрәнәбез, кичләрен ял булмәсендә төрле темаларга әңгәмә үткәрәбез, уеннар оештырабыз, кино, музейга экскурсиягә барабыз, районыбыз җитәкчеләре белән очрашабыз, болардан тыш студентларыбыз картинг, көрәш, түгәрәкләренә дә йөриләр. Студент тормышы иң күңелле мизгелләрнең берседер, мин үземнең студент вакыттагы тормышны күз алдыма китереп шуоай уйлап куям. Хәзерге студентларга күпкә җиңел, әти әниләре янәшәдә, интернет, телефон кесәдә, стипендия бар, бушлай - ашау эчу каралган, сөбханалла укы да белем ал. Тормышка яраклашырга һәм һөнәрле булырга тырышырга гына кирәк. 9 - 11 сыйныфларны тәмамлаган укучыларга шуны әйтәсем килә, шәһәр уку йортларында да шул ук диплом, шул ук укытучылар, әмма сезне укыту өчен әти әниләрегезнең чыгымнары шактый күпкә төшә. 
Гөлшат Шиһапова, тәрбияче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев