Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәле егетләре хәрби хезмәткә китте

Исегезгә төшерәбез, 1 октябрьдән Россия Кораллы көчләре сафларына көзге чакырылыш кампаниясе башланды.

Ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда Чүпрәле районының  45 егете армия сафларын тулыландырачак.

22 октябрь иртәсендә, элек еллардагы кебек үк, легендар якташыбыз П.В.Дементьев исемендәге парктан тугыз райондашыбызны хәрби хезмәткә озаттык. Алар арасында Татар Бизнәсеннән - Ильвир Алимов, Иске Чүпрәледән – Алмаз Зәйдуллов һәм Руслан Шәкуров, Чуваш Бизнәсеннән – Максим Краснов һәм Николай Пустынин, Иске Чокалыдан – Раил Усманов, Татар Бизнәсеннән – Раил Кәлимуллин, Яңа Элмәледән – Владислав Казаков һәм Шлангадан Динар Низамов бар иде. Егетләрне озатырга әти-әниләре, якын туганнары, дуслары һәм авылдашлары килгән. Гадәттәгечә, булачак солдатларга иң изге теләкләрен район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов җиткерде. Озату тантанасына килгән авыл җирлекләре башлыклары, ветераннарның район советы рәисе Роберт Закиров, район мөхтәсибе Рөстәм Рәкыйпов һәм иерией Павел атакай да егетләргә тәртипле һәм үрнәк хезмәт итүне, хәрби бурычларын намус белән үтәүләрен һәм бер елдан соң туган якларга исән-имин әйләнеп кайтуларын теләде. 

-Оныгыбыз Руслан урта мәктәпне тәмамлаганнан соң,  Ульяновск дәүләт университетында укып диплом алды. Инде менә хәрби хезмәткә чакырылды. Армиядән соң районыбызга кайтуын телибез. Белгечлеге буенча монда да эш булыр, авылда хәзер шәһәрдәгедән начар яшәмиләр. Мин үзем дә армия хезмәтен Ерак Көнчыгышта үттем, улыбыз Рәмис тә армиядән Мактау Грамоталары белән кайтты. Русланның да яхшы хезмәт итәчәгенә шигем юк,- ди Иске Чүпрәле авылында яшәүче хезмәт ветераны Равил Шәкуров.

Иртәнге сәгать биштә бүгеннән солдат булырга тиешле егетләр утырган автобус Казанга, республика хәрби комиссариатына юл алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев