Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәле егетләре армиягә әзерләнә

Апрель ае башыннан егетләрне армия сафларына алу буенча язгы чакыру комиссиясе эшли башлады.


1 апрельдән 15 июльгә кадәрге чорда дәвам иткән вакытта 200 гә якын егет комиссия үтәчәк. Язгы чакыруда Россия Кораллы көчләре сафларын 45 кә якын Чүпрәле егете тулыландырачак. Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссариатының Чүпрәледәге чакыру пунктында составында 8 кеше булган комиссия эшләде. Анда армиягә алынырга тиешле яшь егетләрнең солдат хезмәтенә әзерлекләре тикшерелде. 444 санлы Федераль закон нигезендә сәламәтлегенең торышы буенча яки башка сәбәпләр белән армия сафларына үзвакытында алынмаган 27 яшькә кадәрге егетләр хәзер янә медицина комиссиясе үтеп, хәрби билетларын тапшырып, ил сакларга китә ала. Уку йортларының көндезге бүлегендә белем алучылар өчен хәрби хезмәткә алыну вакытын уку ахырына кадәр кичектерү мөмкинлеге бар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев