Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәле буенча ашлыкның тулаем җыемы 78 мең тоннадан артык булды

Районда бөртекле һәм бөртекле – кузаклы культураларны урып – җыю эшләре тәмамланып килә.

Инде хәбәр иткәнебезчә, Равил Бикчуров җитәкләгән фермер – крестьян хуҗалыгы игенчеләре уракны 20 август көнне үк тәмамладылар, алар артыннан “Цильна” һәм “Эталон – Агро” җәмгыятьләре комбайнчылары үз алларында торган изге бурычны намус белән үтәп чыктылар. 
Быел бөртекле культуралар 35784 гектар мәйданда үстерелгән иде. Һәр гектардан уртача 23 центнер уңыш алынды. Гадәттәгечә Кече Чынлы игенчеләре быел да мул уңыш үстереп районда гына түгел, республика күләмендә дә рекорд куйдылар. Биредә басуларның һәр гектары уртача 43,7 центнер югары сыйфатлы ашлык бирде. “А.Низамов” , “И. Мәхмутов” крестьян – фермер хуҗалыклары һәм “АгроТрансПорт” җәмгыяте игенчеләре дә һәр гектардан 30 центнердан артык уңыш җыеп алдылар.

Хәзерге вакытта авыл хуҗалыгы эшчәннәре алдында туфрак эшкәрү һәм уҗым культураларын чәчеп калдыру кебек мөһим агротехник чаралар тора. Җаваплылыгы чикләнгән “АгроТрансПорт” җәмгыяте механизаторлары 1010 гектарда чәчү үткәреп, планнан тыш 162 гектарда алдагы ел уңышына нигез салдылар. “А.Низамов” , “И.Мәхмутов” һәм “Цильна” хуҗалыкларында да чәчү темпы югары. Район буенча уҗым культуралары 12638 гектар мәйданда чәчелергә тиеш, бүгенге көнгә ул күрсәткеч 60 проценттан артыкны тәшкил итә. 

Комбайнчылар ярышы 
Беренче графа - хуҗалыклар, икенче – комбайнчының исем – фамилиясе, суктырылган ашлык (тонналарда). 
Мәгълүматлар 28 августка 
3 нче группадагы комбайннар буенча 
ООО “Цильна” Рәфик Шәйдуллов 3184 
ООО “Цильна” Илдус Җәмдиханов 2422 
ООО “АгроТрансПорт” Илмас Низамов 2405 
2 нче группадагы комбайннар буенча 
ООО “Цильна” Фәнис Вәлиев 1193 
ООО им. Дементьева Николай Моисеев 1123 
ООО им. Дементьева Владимир Моисеев 1058 
1 нче группадагы комбайннар буенча 
КФХ “Низамов” Фәнис Шәйхаттаров 1600 
КФХ “Низамов” Марат Низамов 1570 
КФХ “Гафуров” Илгизәр Кәлимуллин 1479 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев