Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә уку алдынгыларын, олимпиада призерларын һәм җиңүчеләрен, беренче сыйныф укучыларын хөрмәтләделәр

Тантанада КФУ ректоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Гафуров һәм район башлыгы Марат Гафаров катнашты.

Мәктәптә барлык имтиханнар да тапшырылды. Кичәге өлкән сыйныф укучыларын йөзләгән яңа юл һәм ачышлар көтә. Берничә елдан соң алар инженерлар, педагоглар, табиблар, архитекторлар, технологлар, икътисадчылар булачак... Ә әлегә алар районыбызның иң яхшы, иң актив, иң позитив чыгарылышлылары.

Бүген, 19 августта Чүпрәле районында уку алдынгылары, олимпиада призерлары һәм җиңүчеләре тантаналы чарага чакырылдылар, анда аларга медальләр, шулай ук сертификатлар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Чара кысаларында шулай ук “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит! " акциясе кысаларында булачак беренче сыйныф укучыларына мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды.

Тантанада КФУ ректоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Гафуров һәм район башлыгы Марат Гафаров катнашты.

Быел Чүпрәле районында 25 укучы алтын медальгә ия булды, бу һәр бишенче чыгарылыш сыйныф укучысы дигән сүз. Аларның һәркайсы өчен медаль ул - унбер еллык тырыш хезмәте өчен бүләк.

- Без талантлы укучыларыбыз белән горурланабыз, - дип билгеләп үтте район башлыгы Марат Гафаров.- Алтын медаль-уку барышында ирешкән казанышларыгызны раслау билгесе.  Бүген сез тормышыгыздагы беренче җиңү шатлыгы хисләрен кичерәсез, мондый җиңүләр  алда әле күп булсын. Киләчәктә  дөрес юл сайлавыгыз бик мөһим. Сезнең тормышыгызда барысы да уңышлы булыр дип ышанабыз, -диде Марат Гафаров.

Укучыларны котлап, КФУ ректоры Илшат Гафуров:

- Сез бүген лаеклы алтын медальләрегезне кулыгызга алдыгыз. Кайда гына булсагыз да, яшәсәгез дә әлеге уку ядкарен  балаларыгызга, оныкларыгызга күрсәтә алу ул олы бәхет булачак. Алар өчен сезнең тырышлыкны күреп, шушы юлны лаеклы дәвам итәргә бу этәгеч булачак. Мәктәптәге  уку елларын лаеклы үтүегез белән котлыйм. Ходай Сезгә тормышыгызда уңышлар насыйп итсен, җирдә нык басып торыгыз һәм сайлаган һөнәрегезгә беркайчан да үкенмәслек булсын, -дип билгеләп үтте.

Рәхмәт сүзләре, әлбәттә, педагоглар һәм ата-аналар адресына да яңгырады. Илшат Гафуров билгеләп үткәнчә, укытучылар-көн саен имтиханга бара торган кешеләр. "Мәгариф системасында системалы рәвештә яңа инновацияләр кертелә һәм укытучылар алдында зур бурычлар куя. Сезгә авыр хезмәтегездә уңышлар телим", - диде Илшат Гафуров.

Тантана саф һавадагы амфитеатрда пандемия шартларында барлык таләпләрне саклап узды. Ата-аналар, педагоглар, тантана кунаклары алкышлары астында медалистлар сәхнәгә күтәрелде. Биредә үк олимпиада призерларына, җиңүчеләргә акчалата премияләр белән сертификатлар тапшырылды.

Быел 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбен тәмамлаган Эльвира Җамалетдинова әдәбият буенча БДИны 100 баллга тапшырды. Ул шулай ук акчалата сертификат белән бүләкләнде һәм шәхсән рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Әлбәттә инде, булачак беренче сыйныф укучылары бүген үзләренең беренче мәктәп кирәк-яракларын алдылар. "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" хәйрия акциясе кысаларында  ярдәм җирле спонсорлар: «Цильна»   җәмгыяте директоры Барис Гафуров, «Государев Амбар» җәмгыяте директоры Васил Сәлахов, «Фламинго» җәмгыяте директоры Альфред Низамов, «Прогресс» МУП директоры Евгений Иванцов һәм КФХ җитәкчесе Алексей Амосов тарафыннан күрсәтелде.

“Бүгенге чыгарылыш сыйныф укучылары кебек уңышка ирешегез",- дип теләде аларга район башлыгы Марат Гафаров.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев