Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүп – чарны һәм коры үләннәрне яндырмагыз!

01 хезмәте хәбәр итә

Узган еллар статистикасы мәгълүматларына караганда, язгы чор башлану белән янгыннар саны да арта, авыл җирлекләрендә чүп - чар һәм коры үлән яндыру моның төп сәбәбе булып тора. 
Инсаф Шакиров, Татарстан Республикасының Буа һәм Чүпрәле муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең өлкән инспекторы, эчке хезмәт майоры. 
Административ характердагы чаралар күрүгә дә карамастан, авыл җирлекләрендә яшәүче халык арасында коры үлән һәм чүп-чар яндыручылар очраштыргалап тора. Аларның кайберләре: «минем белән бу хәл булмый, мин бит янда басып торам һәм контрольдә тотам», – дип уйлый. Әмма коры үләндә таралучы утны туктату бик кыен. Эссе һәм җилле көнне бигрәк тә. Быел узган елгы коры һәм биек үскән үләннәр күп калды, ул яна башласа бик зур куркыныч тудыра. Чүпрәле муниципаль районы халкына мөрәҗәгать итеп, үз гамәлләре өчен җаваплылык тоярга тиеш икәнлеген искәртергә телим. Чөнки янгын куркынычсызлыгы таләпләренә битараф мөнәсәбәтегез нәтиҗәсендә сез үзегез генә түгел, башка кешеләр дә зыян күрә. Шулай ук районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләренең игътибарын янгын турында алынган хәбәр буенча оператив чара күрүләренә юнәләтәсем килә. Торак пунктлар территорияләре һәм урман үсентеләре тирәсендә учак кабызу, кырларда коры үләнне һәм калган камыл калдыкларын яндыру, урман массивлары янында чүп яндыру, сүгмәгән тәмәке һәм шырпы талап калдыру, катгый тыела. Шуны искәртим, республика территориясендә коры үләннәрне һәм чүп – чар калдыкларын яндыру фактларын ачыклау максатыннан космик мониторинг үткәрелә, алар буенча мәгълүматлар административ яки җинаять эше кузгату өчен күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең территориаль бүлекчәләренә тапшырыла. Сезнең хуҗалыкның иминлеге беренче чиратта сезнең үзегезгә бәйле икәнен онытмасагыз иде.

Башланып кына килгән янгынны үз көчең белән дә сүндерергә мөмкин. Моның өчен янган үләнне таптау яки су алып килеп сибү дә җитә.( тик үләннең яңадан пыскып утырмавына инанырга кирәк). Янгын турында тиз арада 01 телефонына, кәрәзле телефоннардан 112, 101, 010 номерына хәбәр итәргә була

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев