Чүп-чар яндыручыларга штраф яный
Административ характердагы чаралар күрелүгә дә карамастан, авыл халкы арасында коры үлән һәм чүп-чар яндыручылар һаман да бар әле.
- Язгы чор башлану белән янгыннар саны арта, авыл җирлекләрендә, басу-кырларда коры үләннәрне, салам өскертләрен яндыру моның төп сәбәбе булып тора,-дип билгеләп үтте гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттагы утырышында райондагы янгын-коткару хезмәте начальнигы Роман Колпаков.
- Район халкына мөрәҗәгать итеп, үз гамәлләре өчен һәркем җаваплылык тоярга тиеш икәнлеген искәртергә телибез, -ди Татарстан Республикасының Буа һәм Чүпрәле муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең өлкән инспекторы, эчке хезмәт майоры Инсаф Шакиров та. - Янгын куркынычсызлыгы таләпләренә битараф мөнәсәбәт нәтиҗәсендә учакны кабызучы гына түгел, башка кешеләр дә зыян күрергә мөмкин. Торак пунктларда һәм урманнар тирәсендә учак кабызу, кырларда коры үләнне һәм камыл калдыкларын, чүп яндыру, сүнмәгән тәмәке, яки шырпы ташлап калдыру катгый тыела,-дип кисәтә инспектор.
Әлеге хезмәт вәкилләре әйтүенчә, республика территориясендә коры үләннәрне һәм чүп-чар калдыкларын яндыру фактларын ачыклау максатыннан космик мониторинг үткәрелә, алар буенча мәгълүматлар административ яки җинаять эше кузгату өчен күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең территориаль бүлекчәләренә тапшырыла. Мондый фактлар ачыклана калганда аны эшләүче штрафка тартыла. Штраф суммасы физик затларга 2 мең (янгын куркынычсызлыгы режимы чорында – 3 мең) сумнан башлана. Штраф бер хәл, азып киткән ялкынның мал-мөлкәтне көлгә әйләндерүен исегездән чыгармасагыз иде, хөрмәтле райондашлар!
Янгын килеп чыккан очракта хәбәр итү өчен тел. номерлары: 01 – стационар телефон; 112, 101, 010 – кәрәзле телефоннар өчен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев