Чечня сугышы–күңелләрдәге мәңгелек яра
Көн вакыйгасы
11 декабрь – Чечняда һәлак булганнарны искә алу көне. Бу дата сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан егетләрнең үзләре өчен дә бик әһәмиятле. Чечнядагы хәрби бәрелешләрнең кайтавазы әле бүген дә Төньяк Кавказда үлеп калган егетләрнең туганнарының, якыннарының йөрәкләрендә.
Исән кайта алмаган солдат-ларның икесе безнең якташлар. Ул – Александр Шуркин, Яңа Элмәле авылы егете, һәлак булганнан соң, “Батырлык” ордены белән бүләкләнгән. Ел саен аның истәлегенә Яңа Элмәле урта мәктәбендә ирекле көрәш буенча ярышлар үткәрелә. Икенче якташыбыз ул – Татар Шатрашаны авылыннан террорга каршы операция вакытында һәлак булган милиционер Ильмас Нуртдинов. Шулай ук, вафатыннан соң, «Батырлык» ордены белән бүләкләнгән.
Тарихи көнгә багышланган чара район үзәгендәге “Сугышчы-интернационалистларга мәңгелек дан” һәйкәле янында узды. Чарага Әфганстан һәм Чечнядагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, җитәкчеләр килгән иде
Митингны сугышчы-интер-националистларның район советы рәисе Виктор Петухов ачты. Ул әлеге канлы вакыйгаларның һәркемнең күңелендә уелып калган мәңгелек яра булуын билгеләп үтте. Ил сакчылары үстергән әти-әниләргә олы рәхмәтен һәм хөрмәтен белдерде.
Чарада “кайнар нокта”ларда гомерләре өзелгән якташ егетләрне бер минут тынлык белән искә алдылар, һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев