Реклама
Көн вакыйгасы
Бөтенроссия наркотикларга каршы акция узачак
15-26 мартта Татарстан Республикасында «Үлем белән кайда сәүдә итүләре хакында хәбәр ит!» Бөтенроссия наркотикларга каршы акциянең беренче этабы старт алды.
Акциянең максаты – үсеп килүче буынны үлемнән саклау һәм наркотикларның законсыз әйләнеше проблемасына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү.
– Безнең район гражданнары ике атна дәвамында полициягә тәүлек буе 02 (кәрәзле телефоннардан - 102) яки 8 84375 22045 телефоны аша наркопритоннар адреслары, наркотиклы үсемлекләр (мәк һәм киндер) саклау һәм сату урыннары турында хәбәр итә ала. Хәбәрнең анонимлыгы гарантияләнә, - ди бу уңайдан РФ Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгы, полиция майоры Әмир Әхмәдов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев