Без Тукайлы халык: Чүпрәледә бәйрәм чарасы
Габдулла Тукайның тууына 135 ел.
Бүген бар җиһан бөек шагыйребез Габдулла Тукайны искә ала дисәк тә дөрес булыр. Республикабыз шәһәрләрендә, авылларында, хәтта чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез дә Тукай шигырьләрен укый. Олуг шагыйребезнең 135 еллыгына багышлап Казанда, туган авылы Кырлайда бәйрәм чаралары уза.
Әлеге мөһим вакыйдан чүпрәлеләр дә читтә калмады. Районның барлык мәдәният, белем бирү учреждениеләрендә, музейларда мәдәни чаралар, шигырь уку бәйгеләре уза.
Чаралар милли мирасны саклап калу, татар телен пропагандалау, заманча милли шигъриятне үстерүгә, шулай ук балалар һәм яшьләр иҗатын активлаштыруга юнәлдерелгән һәм агымдагы Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында оештырылган.
Район мәдәният йортында узган чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов:
-Габдулла Тукай аз гына гомер яшәсә дә бәяләп бетермәслек олуг мәдәни мирас калдырган. Аның әсәрләре, язган шигырьләре бүгенге көндә дә үзенең актуальлеген югалтмый. Матупрлыкка, әдәплелеккә, хезмәткә, телебезне, милләтебезне саклауга багышланган. Без үзебезнең шундый олуг шәхебез булуына, Тукайлы халык булуыбызга горурланабыз,-диде.
Габдулла Тукайны искә алганда аның Чүпрәле районы җирлеге белән бәйләнеше булуын искә алып үтәргә кирәк. Аның дуслары арасында райондашларыбыз да булган. Шуларның берсе, ул Задур авылыннан галим Шиһап Ахмеров, җәмәгать эшлеклесе Шакирҗан Хамиди һәм башкалар да булган. Шиһап Ахмеров белән алар аеруча дус булалар. Габдулла Тукайның,хәтта Задур елгалары буена кайтып, печән чабу, шунда ял итү хыялы да була. Кызганыч, вакытсыз гомере өзелә. Шакирҗан Хамиди белән Тукайның кайбер фикерләре туры килмәвен, аның шигырьләре аша да укып белеп була. Ни генә булмасын, Тукай исеме районыбызда да зур урын алып тора. Район авылларында, Иске һәм Яңа Чүпрәледәге урамнар Тукай исемен йөртә.
Чарада Былтыр белән Шүрәле, Су анасы, Күбәләк: бөек шагыйребезнең әсәрләре геройлары янә җанланды. Балалар Тукайның шигырьләрен яттан сөйләделәр, әсәрләрен сәхнәләштерделәр, җырларын башкардылар.
Татарның гимнына әверелгән "Туган тел" җыры бердәм рәвештә өч: татар, чуваш һәм рус телендә башкарылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев